Accessibility links

Кайнар хәбәр

Советларның Икенче дөнья сугышында "хәлиткеч ролен" Путин канун белән ныгытмакчы


Вермахт һәм Кызыл Армиянең Польшага бәреп кергәннән соң уртак парады. Брест, 22 сентябрь 1939

Русия думасына Совет берлегенең нациларны җиңүдә хәлиткеч ролен кире кагуны тыйган канун өлгесе тәкъдим ителде. Русиядә Икенче дөнья сугышы тарихына бәйле мифлар болай да киң таралган иде, хәзер инде аларга каршы чыгу, хакыйкәтне сөйләү үзе дә җинәятькә тиңләнә булып чыга.

Җиңү көне алдыннан Русия думасына Икенче дөнья сугышында наци Германиясен җиңүдә Совет берлегенең хәлиткеч ролен кире кагуны тыйган канун өлгесе тәкъдим ителде. Канун өлгесе Русия президенты Владимир Путин хуплавы белән Бердәм Русия фиркасеннән бер төркем депутат тарафыннан әзерләнгән. Канун өлгесенә аңлатмада әйтелгәнчә, төзәтмәләрнең максаты – "дошманны җиңгән ата-бабаларны мыскыл итүгә һәм спекуляцияләргә чик кую".

9 май Җиңү парадында ясаган чыгышында Путин "нацизмны нәкъ менә совет халкы җиңде", "сугышның иң авыр чорларында безнең ил берүзе калды" дигән белдерү ясады. Бу хакта аның элегрәк тә әйткәне бар иде. Ул шулай ук Көнбатыш илләрен Икенче дөнья сугышыннан соң барлыкка килгән тәртипне үзгәртергә тырышуда гаепләде.

Совет берлеге Икенче дөнья сугышындагы җиңүгә хәлиткеч рольне бары тик үзе генә кертүен даими ассызыклап килде. Белгечләр исә Һитлерга каршы сугышкан башка илләрдән дә ярдәм булмаса, советларның сугышта үзләре генә җиңә алуы мөмкин түгел иде дигән фикердә.

Русиядә "Бөек Җиңү" шаукымы сурәтендә анда Икенче дөнья сугышы турында киң таралган кайбер мифларга тукталып китү урынлы.

Икенче дөнья сугышы – Бөек Ватан сугышымы?

Совет берлеге һәм Русиядән аермалы буларак башка илләр әлеге сугышны Икенче дөнья сугышы дип атый. Сугыш 1939 елның 1 сентябрендә "Өченче рейх"ның Польшага һөҗүме белән башлана. Озак та үтми, 17 сентябрьдә Польшага СССР да һөҗүм итә. Бу илне шулай бергәләшеп бүлүне большевиклар һәм нацилар Брестта уртак хәрби парад үткәреп билгели. Ягъни, Икенче дөнья сугышын Сталин асылда Һитлер ягында башлый булып чыга.

Әлеге хәлне советлар тарихтан төшереп калдырырга тырыша һәм шуңа да сугыш башлануны 1941 елның 22 июненнән, ягъни Һитлерның элекке беректәше – Совет берлегенә һөҗүм итү көненнән исәпли.

Коммунистлар фашистларга һәрвакыт каршы булганмы?

Чынлыкта совет идеологиясе тамырлары шулай ук сулчы национал-социализмда булган герман нацизмына бары тик 1938 елдан соң гына каршы чыга башлый һәм бары 1941 елда гына, ягъни Германиянең Совет берлегенә һөҗүменнән соң гына аны тулысынча дошман итеп сурәтләргә тотына.

1922-1938 елларда Совет берлегенең Германия белән хезмәттәшлеге, бигрәк тә хәрби өлкәдә бик тыгыз бара. Нациларга кадәр дә, алар хакимияткә килгәч тә Сталин Германияне Көнбатыш капитализмына көрәштә стратегик беректәш итеп күрә. Мисал итеп 1920нче елларда Казандагы танк мәктәбендә герман хәрбиләре өчен яшерен курслар оештырылуын да китереп була.

Наци Германиясен бары тик Совет берлеге генә җиңдеме?

Бар дөньяга җәелгән шушы сугышта бары тик бер генә илнең җиңеп чыгуы патриотлар күңеленә май булып ятса да, дөреслеккә туры килә алмый. Мисал өчен, АКШтан СССРга ул чакта бик күп ярдәм килә. 1941 елның 22 июненнән башлап АКШ СССРны ленд-лиз програмына кертә, ягъни кораллар, азык-төлек, чимал, техника һәм башка кирәк-ярак "бурычка" бирелә.

Ленд-лиз нигезендә СССРга 11 миллиард долларлык (хәзерге бәядән 140 миллиард долларлык) тауар, 17 миллионнан артык тонна төрле йөк китерелә. Монда кораллар, танклар, шартлаткычлар, очкычлар, паровозлар, машиналар, җиһазлар, азык-төлек, төсле һәм кара металл, кием һәм башкалар да керә. СССРның сугышта кулланган барлык әйберләр күләмен алганда, шартлаткычларның өчтән бере ленд-лиз белән килгән була, тимер юл рельслары, локомотивлар сугыш вакытында үзендә җитештерелгәнгә караганда ике тапкырга күбрәк була.

Шулай ук фронттагы консерваларның да күпчелеге Америкада җитештерелгән булган. Шулар ярдәмендә ачлыктан исән калулары турында әле дә искә алучылар бар.

Совет пропагандасы Америка һәм башка Көнбатыш беректәшләре ярдәмен һәрвакыт азайтып күрсәтергә, яисә бөтенләй яшерергә тырышты. Путин җитәкчелегендәге бүгенге Русия хәзер янә шул юлга кайта һәм тарихи мифологияне инде кануннар ярдәмендә беркетеп куярга маташа.

Сугыш һәм татар-башкортлар

Сугыш һәм татар-башкортлар

Сынау

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG