Кырым мөфтияте яңа дини оешма турында

Your browser doesn’t support HTML5

Кырым мөселманнарының диния нәзарәте Кырымда "Таврида" атлы яңа мөфтият төзелү турында гайре рәсми хәбәргә аңлатма бирүне кирәксез дип саный. Мөфти урынбасары Айдер Исмаилов сүзләренчә, нәзарәт үз эшен гадәти рәвештә дәвам итәчәк. "Таврида" атлы яңа мөфтият оештыруда Русия мөселманнары Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин ярдәм иткән дип хәбәр ителгән иде.