Accessibility links

Тәлгать Таҗетдин Кырымда "Таврида" мөфтиятен төзеде


Кырымда "Кырым мөселманнарының үзәк диния идарәсе" - "Таврида мөфтияте" оештырылды.

Акмәчеттә Кырымның төрле районнарыннан килгән 100 делегат катнашында узган корылтайда Руслан Сәитвәлиев мөфти, Әнвәр Әхтәмов идарә рәисе итеп билгеләнде.

Мөфтиятне оештырырга Русия мөселманнары Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин ярдәм иткән.

Кырым мөселманнарының бер дини идарәсе бар иде инде. Узган ел корылтайда Әмирали Аблаев кабат мөфти итеп сайланды. Кырым мөфтиятендә газета, журналлар һәм дини китаплар чыга.

Ул мөфти булганда Кырымда сиксәнгә якын иске мәчет мөселманнарга кайтарылды, 47 яңа мәчет төзелде, 3 мәдрәсә ачылды, Акмәчеттә төзеләчәк Зур мәчет өчен җир аерылды. Әмирали Аблаев шулай ук Кырымтатар мәҗлесе президиумына керә.

Кырым мөфтияте 350 мәхәллә, 300ләп мәчет һәм биш мәдрәсәне берләштерә.

XS
SM
MD
LG