Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әмирали Аблаев кабат Кырым мөфтие итеп сайланды


Кырым мөселманнары Корылтае
Кырым мөселманнары Корылтае

28 сентябрьдә Акмәчәттә Кырымтатар театрында үткән Кырым мөселманнарының V Корылтае мөфти вазифасына кабат хаҗи Әмирали Аблаевны сайлады.

Әмирали Аблаев намзәте өчен корылтайда теркелгән 311 делегат бертавыштан тавыш бирде. Тавыш бирү ачык рәвештә булды. Мөфти вазифасы өчен альтернатив намзәт булмады. Корылтайда мөфтинең узган биш елда эшләнгән эшләре хакында, ревизия комиссиясенең хисап докладлары тыңланды, мөфти сайлавы үткәрелде. Әмирали Аблаев бу вазифага инде өченче тапкыр биш еллык мөддәткә сайланды.

1962 елда Үзбәкстанда туган Әмирали Аблаев 1995-1999 елларда Кырымның Ислам-Терек районындагы Джайлав авылында имам, аннары шул районның баш имамы булды. 1998 елда Төркиянең Маниса шәхәрендә мәдрәсәдә дини белем алды, хаҗга барды. 1999 елда Ливанда гарәп теленнән белемен арттырды.

Әмирали Аблаевның (уртада) мөфти итеп сайлануы игълан ителде
Әмирали Аблаевның (уртада) мөфти итеп сайлануы игълан ителде
Ул мөфти булганда Кырымда сиксәнгә якын иске мәчет мөселманнарга кайтарылды, 47 яңа мәчет төзелде, 3 мәдрәсә ачылды, Акмәчеттә төзеләчәк Зур мәчет өчен җир аерылды. Әмирали Аблаев кырымтатарларның традицион ислам динен тотучыларның тарафдары, ул Кырым мөселманнары арасында аларга хас булмаган ислам юнәлешен пропагандасына, исламны төрле спекуляцияләрдә куллануга каршы. Яшь ислам белгечләрен мөфтиятнең идарә органнарына җәлеп итү аның төп максатларыннан берсе иде узган соңгы биш елда.

Ул кырымтатар халкы IV-V Корылтае делегаты, Мәҗлеснең президиум әгъзасы булганы өчен аны тәнкыйть итүчеләр дә бар. Имеш, ул Мәҗлес сүзе белән йөри, дин белән сәясәтне аермый.

Корылтай эшендә катнашкан Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Рифат Чубаров Корылтай ахырында сүз алып, Кырым мөселманнары Корылтае тәртипле, тыныч үткәненә шат булуын, октябрь аенда узачак Кырымтатар халкы Корылтае да шулай узуын телим, диде.
XS
SM
MD
LG