Урал Рәхимовка гаепләү белдерелде

Урал һәм Мортаза Рәхимовлар

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовка гаепләү белдерелгән. Бу хакта аның адвокаты Илнур Салимьяновка таянып Итар-Тасс агентлыгы хәбәр итә.

Урал Рәхимов Русия җинаять кодексының 160 һәм 174нче мәддәләре нигезендә “канунсыз кергән акчаларны рәсмиләштерү” һәм “зур күләмдә акча туздыруда” гаепләнә. Аның төгәл яшәү урыны билгесез булу сәбәпле гаепләү читтән торып белдерелгән.

Гайре рәсми чыганаклар аның Австрия башкаласы Венада качып ятуын хәбәр итә. Шул ук чыганаклар аның “Башнефть”не саткан акчаны кире кайтарырга әзер булуын да ирештерә.