Уфа "Нур" театры мөдире эшеннән китә

"Нур" театры мөдире Урал Гыйрфатуллин

Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры мөдире Урал Гыйрфатуллин вазифасыннан китә. Бу хакта әлегә республика мәдәният министрлыгы тарафыннан рәсми игълан ителмәсә дә, театрда бу хәлне раслыйлар инде.

Уфа "Нур" театры җитәкчесе тирәсендә ыгы-зыгылар соңгы елларда бер кузгалып, бер сүрелеп һәрдаим дәвам итеп торды. Мөдирнең эш алымнарыннан канәгать булмаган артистлар берничә тапкыр төрле югары оешмаларга да мөрәҗәгать итә. Хәтта татар милли оешмалары да, театрдагы сәламәт булмаган хәлләр хакында фикер алышу өчен җыелышлар да үткәрде, шулай ук өстәге түрәләргә шикаятьләр дә юллады.

Урал Гыйрфатуллин Уфа “Нур” татар театры директоры итеп 20 ел элек тәгаенләнә. Уфа дәүләт сәнгать институтының актерлар бүлеген тәмамлагач, ул һөнәри юлын артист буларак Рус дәүләт академия драма театрында башлый. Аннан Яшьләр театрында яңа тамашаларны сәхнәләштерү бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Ә 1994 елдан ул Уфа “Нур” татар театры мөдире.

Урал әфәнденең җитәкчелек итә башлаган еллары театр бинасын төзү мәшәкатьләре чорына да туры килде. Сакаллы төзелешкә әйләнгән сәнгать учагы тирәсендә дә әллә күпме шау-шулар булды. Ни өчен дигәндә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры бинасы ике ел эчендә төзелеп бетсә, “Нур” театрын сафка кертү дистә елга сузыла. Башта аның кече залы гына файдалануга тапшырыла һәм анда фәкать кечкенә тамашаларны гына уйнау мөмкинлеге була.

Ә зур залны тантаналы төстә ике-өч тапкыр ачтылар. Хәтта Казаннан да югары дәрәҗәле кунаклар чакырып беренче тапкыр ачканнан соң да спектакльләр куелмый торды. Әлбәттә инде, андый чакларда театр директорына артистлар тарафыннан да, республикадагы татар милли хәрәкәте вәкилләре ягыннан да күсәкләрнең юан башлары төшә иде

Уфа "Нур" театры

​Аннан инде берничә елдан соң, зур тамашалар залының эчке ягы да, тышкы диварлары да ишелеп төшә башлады. Бу инде төзүчеләрнең сыйфатсыз эшләвенә бәйле булуын күрсәтә иде. Ничек кенә булса да, мәдәният учагы үз эшен дәвам итте. Ләкин Урал Гыйрфатуллинның эшенә канәгатьсезлек белдерү моның белән генә чикләнми. Артистларның кайберләре аның дорфа булуына, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә, хезмәткәрләргә фатирлар алуга хәстәрлек күрмәүдә гаепләде. Фатирсыз җәфа чиккән талантлы артистларның кайберләре театрдан китәргә дә мәҗбүр булды. Яшь актерларның берничәсе хәрби хезмәткә алынды. Аларны да армия сафларына җибәрмәү мөмкинлеге булуын искәртә килде директорның гамәлләре белән килешмәүчеләр.

Урал Гыйрфатуллинның вазифасыннан алынуы турындагы хәбәрнең дөрес булу-булмавын белешү өчен “Азатлык” хәбәрчесе театрның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллинга шалтыратты. “Бу хакта театрда соңгы көннәрдә сүзләр йөри, әмма моңа рәсми хакимиятләрдән әлегә раслама юк. Миңа калса, бүгенге катлаулы шартларда директорны алмаштыру дөрес гамәл түгел. Читтән тәҗрибәсе булмаган кешене китереп утыртсалар да файдага булмас”, - дип җаваплады баш режисссер.

Башкортстан Мәдәният министрлыгына шалтырату да тәмам ачыклык кертмәде. Андагы хезмәткәр Зөлфия Багаева: “Директорның вазифасыннан алынуы хакында әлегә рәсми игълан ителмәгән, Министрлыкның интернет сәхифәсен күзәтеп торыгыз”, - дигән җавап белән генә чикләнде.

Башкортстан татар конгрессында “Нур” театры тирәсендә тизрәк уңай үзгәрешләр булсын иде дип теләүләрен әйтәләр. Конгрессның Башкарма комитеты вәкиле Таһир Ахунов директорны күптән алмаштырасы иде, дигән фикердә.

“Безнең Уфада карап торган бердәнбер “Нур” татар театры бар. Әмма аның репертуарына карасаң, анда һич кенә дә мәгънәле, уйландырырлык, тәрбияви әсәрләр юк. Анда гел йә элекке тамашалар, йә бүгенге аңлаешсыз спектакльләр. Әгәр минем кулдан килсә, мин аның җитәкчесен бүгеннән алмаштырыр идем. Анда Камал театрының элекке җитәкчесе Шамил Закиров дәрәҗәсендәге, чын милләтпәрвәр кешене күрәсем килә минем”, - ди Таһир Ахунов.