Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нур" театры президентка мөрәҗәгать итә


Уфа "Нур" театры
Уфа "Нур" театры

Тамашачылар чираттагы спектакльне ташлап чыгып киткәннән соң “Нур” хезмәткәрләре театрның финанс эшчәнлеген тикшерүне таләп итә.

Ике атна элек тамашачылар Уфа “Нур” татар театры сәхнәсендә куелган танылган рәссам Владимир Любаровның хикәяләре һәм рәсемнәре нигезендә әзерләнгән “Авыл әкәмәтләре” исемле тамашаны ташлап чыгып китте. Әлеге әсәрне Мәскәү режиссеры Ольга Смирнова сәхнәләштергән иде.

“Беренче тапкыр гына булмады бу хәл, соңгы биш елда берничә тапкыр булды. Ике-өч мәртәбә генә уйналып программадан алынган спектакльләр булды. Мин финансист түгел, бу акча юу өчен эшләнәме? Белмим. Без тамашачыларны югалттык”, дип сөйләде “Нур” артисты Рушат Мөдәррисов Татар милли мәдәни мохтарияте утырышында.
"Нур" театры президентка мөрәҗәгать итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:19 0:00
йөкләү

Артистлар театр җитәкчелегенең тәрҗемә ителгән тамашаларны куеп аларны шунда ук сәхнәдән алынуына, гастрольләрдән кайткан зур акчаларның касса аша үтмәвенә зарлана.

“Сезонны “Винни-Пух” белән ачабыз, урысча. Дусларыбыз, балаларга татарча нәрсә күрсәтик, дип шалтыраталар. Мин, гафу итегез, безнең барысы да урысча, дим. Балаларыбызны үстерү шуннан башлана инде,” дип сөйләде Азатлыкка Альберт Шәрәфетдинов.

Сәнгать әһелләре мәдәният министрлыгының инде 18 ел бу вазифада булган театр җитәкчесе Урал Гыйрфатуллин яклы булуына зарланды. Тикшерүне сорап театр артистлары президент Рөстәм Хәмитовка һәм финанс эшчәнлекне тикшерү үтенече белән прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк, дигән карар кабул итте.

Узган ел Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңадан ачылуына 20 ел, ә Башкортстанда беренче татар милли театры барлыкка килүгә 100 ел тулуны билгеләде.
XS
SM
MD
LG