Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Нур» театры мөселман образын тудыра


Уфадагы "Нур" театры
Уфадагы "Нур" театры

«Нур» Уфа дәүләт татар театры «Нурлы сәфәр» тамашасын әзерләде. Театрның әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова, соңгы вакытта мөселман образы бозыла төште, үзебезчә күзаллап аны тамашачыга җиткерәсебез килә, дип әйтә.


"Нур" театрының яңа премьерасы нәрсә турында?

– Бу премьерабыз башка әсәрләрдән аерылып тора. Мөселман дөньясының мәдәниятен һәм сәнгатен дә күпмедер дәрәҗәдә яктырткан бер зур тамаша итеп кордык без аны. Беренче бүлектә татар сәнгате, татар фольклоры үзәктә булса, икенче өлештә без төрле мөселман халыкларына кунакка сәфәргә барабыз. Шушы сәфәр вакытында җыр-бию сәнгате белән дә танышабыз.

Тамашада яңгыраган бөтен җырларны да безнең театр артистлары башкара. Үзенчәлекле ягы тагын шунда - сәнгать номерлары алар барысы да бер дини сюжетка корылган. Коръәннән сүрәләр дә, театрыбызда эшләп килгән мөселман квартеты башкаруында дини җырлар да яңгырый.

Мөселман дөньясындагы төрле халыкларга барабыз дисез, ә кемнәрдә булырга җыенасыз?

Гөлнур Усманова
Гөлнур Усманова
– Казах, үзбәк, кумык, чечен, иран халыклары сәнгатенә мөрәҗәгать итәбез. Тамашабызда шулай ук ике башкорт җыры да яңгырый. Берсе аның "Бишек җыры", икенчесе шулай ук башкорт халык җыры. Татар җырларына килсәк, алар билгеле җырлар - "Сандугач", "Питрәч", "Җир җиләк" һәм башкалар. Аларны хор берничә тавышка башкара. Безнең кызлар һәм шулай ук егетләр квартеты да бар. Аерым бер җырны тулы бер спектакль сымаграк итеп әзерләдек.

Бу тамашаның исеме "Нурлы сәфәр" дип аталганга ул кеше гомеренә багышлана. Төп герой гомер юлы үтә. Ул туганнан алып акыл туплаган аксакал дәрәҗәсенә җитә. Аның хаҗга - Мәккә шәһәренә сәфәре иң кульминация ноктасы булып тора.

Бу тамашаны эшләү кем идеясе булды?

– Әлеге тамашаны театр директоры Урал Гыйрфатуллин куярга теләде. Ул үзе мөселман халкының төрле телләрдә яңгыраган җырларына гашыйк. Төрле очрашулар вакытында әлеге сәнгать турында гел сөйли иде, ул җырларны бергәләшеп тыңлый идек. Хәзер менә артистлар белән бергә шушы күптәннән күңелдә йөрткән хыялыбызны тормышка ашырабыз - аны тамашачы белән уртаклашырга телибез.

Тамашагызны куйганда яшьләрнең күңеленә миһербанлык, кешелек кыйммәтләрен салуны да максат иткәнсездер дип беләм.

– Бар максатыбыз шул. Икенче яктан, бүген мөселман образы бозыла төште. Үзебезчә күзаллаган чын мөселман образын әлеге тамаша белән халыкка җиткерергә телибез.
XS
SM
MD
LG