Акмәчеттә Путин яклы кырымтатарлар җыелды

Your browser doesn’t support HTML5

Акмәчеттә "Кырым" иҗтимагый хәрәкәте 1 декабрь Әнкарада Төркия җитәкчесе Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашкан Русия президенты Владимир Путинны хуплап митинг үткәрде. 300ләп кеше катнашкан җыенны Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Джелял "өстән төшкән күрсәтмәне" үтәү дип атады. Кырымтатар халкы җитәкчелегендә туган каршылыклар турында ачыкча сөйләшү өчен ул корылтай җыярга чакырды.