Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Эрдоган нәрсә белән охшаган?


Путин Анкарада Төркия президенты Эрдоган белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

Русия һәм Төркия президентлары Владимир Путин белән Рәҗәп Тайип Эрдоганны берләштергән биш охшашлык таптык.

Русия президенты Владимир Путин 1 декабрь Әнкарада Төркия белән тышкы сәясәт, ягулык һәм киләчәктә сәүдә әйләнешен 100 миллиард долларга җиткерү турында сөйләшүләр үткәрә. Тышкы сәясәттә ике җитәкче килешмәгән мәсьәләләр бар. Путин Сүриядә Башар Әсадны яклый, Эрдоган аннексияләнгән Кырымдагы кырымтатарлар язмышына борчылу белдерә. Шулай да 62 яшьлек Путин белән 60 яшьлек Эрдоганның уртак яклары күбрәк дигән нәтиҗәгә килдек.

Авыр балачак һәм спорт

Путин сугыштан соңгы Ленинградта баскычларда күселәр чабып йөргән коммуналь фатирда үскән. Яшүсмер чагында ул самбо һәм дзюдага йөреп "кара билбау" алган, үз инструкцияләре белән "Дзюдоны Владимир Путин белән өйрәник" исемле видео ясаган. Эрдоган Истанбулның урта сыйныф яшәгән Касыймпаша бистәсендә туып үскән, балачакта урамда лемонад һәм симит (сезамлы икмәк) саткан. Эрдоган бүген дә чәчен кисәргә шундагы танышларына йөри диләр. Төркия президенты 13 ел Касимпаша такымында футбол уйнаган.

Милләт бөек, Көнбатыш начар

Путин һәм Эрдоган икесе дә конституцияләрен үзгәртеп президентлык мөддәтләрен озайтты. Икесе дә үз урыннарын премьер-министрларга биреп хакимият итүне дәвам итте. Путин инде 15 ел хакимияттә, Эрдоган – 11. Икесе дә үз илләрендә дәрәҗәләрен Сүрия, Украина мәсьәләсендә халыкны Көнбатышка каршы котырту хисабына күтәрде. Эрдоган Төркиянең Европа Берлегенә керү тырышлыкларын читкә куеп Әнкараны Мәскәү һәм Пекин җитәкчелек иткән Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасына керүе хәерлерәк дигән ишарәләр ясады. Путин Көнбатышны "Яңа салкын сугыш башларга тели" дип гаепләде. Икесе дә үз йогынтыларын арттыру өчен дингә - Эрдоган исламга, Путин православ диненә таяна.

Икесе дә яшерен купшы сарайларга ия

Эрдоганның Төркия башкаласы Әнкараның паркларының берсе урнашкан 150000 м2 мәйданда Госманлы архитектурасында төзелгән мәрмәр идәнле, катлаулы иминлек саклау системы белән җиһазландырылган президент сарае бар. Бу корылма 615 миллион долларга салынган дип хәбәр ителә. Президент сарае илнең муллыгын һәм Эрдоганның Төркияне заманчалаштыру сәясәтен чагылдыра диючеләр дә бар. Путинның сарае кыйбатрак, әмма аның турында күп сөйләргә ярамый. Геленджик янында "Путин сарае" дип аталган нык сакланган Барок стилендә салынган корылма 1 миллиард долларга төшкән. Сарайның кереше Петербурдагы Кышкы сарайны хәтерләтә. Матбугат хезмәте Путинның сарайга катнашы булуын танымый. Аны төзегән итальян архитекты Лафранко Чириллога августта Русия ватандашлыгы бирелде.

Халык фикерен санга сукмау

2011-2012 елларда Путин өченче мөддәткә президент итеп сайланганда Русиядә протест дулкыны көчәйде. Думага тавыш бирү һәм үзен сайлаудагы гаделсезлекләргә каршы чыккан халыкны бастырыр өчен Путин хакимияттә булган барлык чараларны кулланды. Сазлык мәйданындагы протестларда 400ләп кеше кулга алынды һәм кыйналды. Дистәләгән кеше әле дә төрмәдә хөкем карары көтә.

Төркиядә 2013-2014 елларда хакимиятләрнең Истанбулдагы Гези паркын бетереп төзелеш башлау планнарына каршылык белдереп башланган урам җыеннары бөтен илгә җәелде. Хөкүмәтнең авторитар сәясәтенә каршы чыгучыларның саны өч миллионнан артып китте. Эрдоган аларга каршы яшь чыгаручы газ һәм су сиптергечләр кулланырга кушты, дистәләгән кеше һәлак булды, 5500дән артык кешегә төрле хөкем карарлары чыгарылды. Путин дүртенче президентлык мөддәтенә әзерләнгәндә, Эрдоган август аенда беренче тапкыр халык тарафыннан президент итеп сайланганда Русия белән Төркиядә сәяси оппозиция калмады.

Хатын-кызларга мөнәсәбәт

Узган атнада ясаган чыгышларының берсендә Эрдоган хатын-кызның төп эше ана булу диде һәм "тигез хокуклар таләп итү табигатькә каршы бару" дип өстәде. Төркия җитәкчесе хатын-кызларның ролен беренче тапкыр гына билгеләми. Элек тә Эрдоган төрек хатыннары кимендә өч бала табарга, бала төшерү һәм балага узудан саклану чараларын тыярга кирәк дигән иде.

Путиннан быел гына берничә ямьсез шаярту булды. Германия канцлеры Ангела Меркель белән евро турында сөйләшкәндә ул "зөфаф төнендә ни генә эшләмә, нәтиҗәсе бер булырга тиеш", дигән сүзләренә Меркель шаккатып караган иде. Июньдә АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Путинны Һитлер белән чагыштыргач, "хатын-кызлар белән бәхәскә кермәү хәерлерәк" һәм "хатын-кызның көчсезлеге – аның өстенлеге" дигән иде. Күптән түгел аерылган Русия президенты үз хатыны турында да "Людмила белән ике атнадан артык тора алган кешегә һәйкәл куярга кирәк" дигән иде.

XS
SM
MD
LG