Парижда сатира журналына һөҗүмдә унике кеше һәлак булды

Your browser doesn’t support HTML5

Парижда һөҗүмнән соң коткаручылар корбаннарны чыгара

Парижда Charlie Hebdo исемле сатира журналына һөҗүмдә унике кеше һәлак булды. Бу басма Мөхәммәт пәйгамбәрне мыскыл иткән рәсемнәрне бастырып танылган иде.

7 гыйнвар Парижда Charlie Hebdo исемле сатира журналы урнашкан бинада атышулар турында хәбәрләр килде. Һөҗүмдә 12 кешенең үлеме һәм 10 кешенең яралануы турында хәбәр ителде.

Шаһитләр сүзләренчә, редакция бинасына кара башлыктан Калашников автоматы белән коралланган берничә ир кеше кергән һәм берничә минуттан атышлар тавышы ишетелгән, бинадан кешеләр йөгереп чыккан.

Бу һәвәскәр видеода һөҗүмчеләрнең җирдә ятучы яраланган полиция хезмәткәренә атканы күренә. Соңнан алар машинага утырып кача.

Your browser doesn’t support HTML5

Һөҗүмчеләр полиция хезмәткәренә ата

Һөҗүм булган урынга Франция президенты Франсуа Олланд килде. Ул бу хәлне террор гамәле буларак бәяләде.

Кич белән Парижда 35 меңләп кеше шәһәр үзәгенә чыгып һөҗүм корбаннарына теләктәшлек белдерде. Кайберләре кулында сүз иреклеген яклаган шигарләр тоткан иде.

Your browser doesn’t support HTML5

Парижда меңнәрчә кеше һөҗүм корбаннарына теләктәшлек белдерде

Бу басманың элегрәк Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл иткән рәсемнәрне бастырганы бар. 2011 елның ноябрендә журнал тышлыгында Мөхәммәт пәйгамбәр карикатурасын бастырылганнан соң, редакциягә яндыргыч ташлаганнар иде.

Узган ел журнал Мөхәммәд пәйгамбәр турында комикс китабын чыгарды.

Франциядә 8 гыйнвардан башлап өч көнлек матәм игълан ителде.

Парижда сатира журналына һөҗүм