Чараны алып баручы тамашаны ачып җибәргәндә "Kremlin Fashion Show"ның максаты – илдәге җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу дип әйтсә дә, тамашада милли киемнәрне күрсәтү булмады. Бары "Костюм-чынбарлык", "Костюм-нәфис идея" юнәлешләре генә тәкъдим ителде.
"Kremlin Fashion Show" тамашасын оештыручы, дизайнер Оксана Мостафина бу чарада милли киемнәрне күрсәтмәүнең сәбәбен, барлык чыгышларның да бертөрле һәм гармониядә булуын теләүләренә бәйләп аңлатты.
"Без шуңа күрә бер-берсенә кайсы яклары белән булса да охшаган колекцияләрне сайлап алдык", дип белдерде ул.
Кирмәннең "Туп ишегалды" музей мәйданчыгында узган чарада дистәдән артык дизайнер үз киемнәрен тәкъдим итте. Тамашачылар балалар чыгышын бигрәк тә яратып кабул итте.