Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслимәләр киеме: кем-кемне уздыра


Чечня башлыгы хатыны Медна Кадыйрова Дубайда мөслимәләр киемен тәкъдим итте
Чечня башлыгы хатыны Медна Кадыйрова Дубайда мөслимәләр киемен тәкъдим итте

Татарстан ел саен мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесе уздырып килсә дә, әлегә дөнья күләмендә таныла алганы юк. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров хатыны исә Дубайда «Чечня хатын-кызы» коллекциясен тәкъдим итте.

Татарстан белән Чечня арасында ислам өлкәсендә көндәшлек артканнан-арта бара. Ул инде мөселман киеменә дә кагыла башлады дияргә була. Бу көннәрдә Татарстанда чираттагы тапкыр мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесенә әзерләнгәндә, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның хатыны зурлап мөслимәләр өчен «Чечня хатын-кызы» коллекциясен тәкъдим итте.

Кадыйрова җитәкләгән Firdaws мода йорты әле 2009 елны гына оешса да, инде мөслимәләр көндәлек һәм төрле бәйрәм чараларына кия торган 70тән артык коллекцияне күрсәтә алган. Тиздән алар Согуд Гарәбстанына да бармакчы.

Казанда үткән бәйгедән күренеш
Казанда үткән бәйгедән күренеш
Шул ук вакытта Татарстан инде берничә ел мөселман киемнәре өлкәсендә бәйгеләр уздырып килсә дә, әлегә кайдадыр читкә чыгып "Татарстан хатын-кызы" яки “Татар хатын-кызы” дигән коллекцияләрне күрсәтә алганы юк.

Гәрчә бәйгене оештыручыларның берсе, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина әйтүенчә, бүген моңа әзер модельерлар да бар. Ләкин андый чараларны оештыру өчен беренче чиратта хөкүмәт ярдәме кирәк.

“Без моңа инде биш ел омтылабыз. Чит илгә чыгу өчен әзер коллекцияләребез бар”, ди ул.

Казан мөселман киемнәре дизайнерларын җыя

Әйтергә кирәк, Татарстанда бу бәйгегә карашлар да бик төрле. Мөселманнар арасында аны хуплап бетермәүчеләр дә шактый. Җиһаншина әйтүенчә, бу көндәшлек белән дә бәйле, чөнки кайбер дизайнерлар ихтыяҗны сизеп татар мөселман киемнәре булдырабыз дип исламга туры килмәгән үтәкүренмәле, сыланып тора торган, кыска киемнәр җитештереп, мөселман киеме исеменә тап төшерәләр.

Узган ел Казанда үткән мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесе
Узган ел Казанда үткән мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесе
Быел бәйгене ике тапкыр оештырырга булганнар. 6 апрельдә Казанның Кәрим Тинчурин театрында үтәчәк чара Русия күләмендә узса, сентябрьдә халыкара дәрәҗәдә оештырылачак.

“Безнең бөтен максатыбыз ул татар костюмын популярлаштыру. Бүген урамга калфакта чыккан кешегә артистка кебек карыйлар. Элек бит хатын-кызларыбыз калфакны да яулык белән берләштерә алган, аларның шәлләре дә булган. Башны ябып йөрү ул гадәти күренеш саналган”, ди Җиһаншина.

Ул Татарстанда ясалган киемнәрне Иранда да бик яратып кабул итүләрен әйтте.

“Алар үз мәдәниятен саклап калган калган халык, шуңа да карамастан безнең киемнәребез белән бик сокландылар”, ди Наилә ханым.

Иранның дүрт дизайнеры көз көне Казанда узачак бәйгегә дә килергә җыена. Моннан тыш, Төркиядән мөселман киемәрен тегүче ширкәт вәкилләре булачак. Алар мастер-класслар да уздырырга тәкъдим иткән. Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән, Индонезия, Марокко, Согуд Гарәбстаны дизайнерлары белән чарада катнашу турында сөйләшүләр бара.

Мөслимәләр корылтайга әзерләнә

Татарстан мөслимәләр берлеге Европа илләре белән дә элемтәләрне арттырмакчы.

Медна Кадыйрова Дубайда мөслимәләр киемен тәкъдим итте
Медна Кадыйрова Дубайда мөслимәләр киемен тәкъдим итте
“Дизайнерлар белән танышырга дип Франциягә барырга җыенабыз. Бәлкем алар белән уртак проектлар да булдырырбыз”, ди Җиһаншина.

Русиякүләм узачак мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесендә исә Казаннан тыш, Петербур, Мәскәү, Самар шәһәрләреннән вәкилләр катнашачак. Бәлкем киләчәктә Төньяк Кавказ дизайнерлары белән дә элемтәгә кереп, аларны да катнаштыру каралыр. 2-3 апрельдә Пятигорск шәһәрендә мөселман яшьләрен тәрбияләү форумына баргач, Наилә ханым әлеге мәсьәлә хакында да сөйләшмәкче.

26 апрельдә Русия мөфтиләр шурасы Мәскәүдә Бөтенрусия мөселман хатын-кызлар корылтаен уздырачак. Ул инкыйлабтан соң тарихта беренче тапкыр үтәчәк.

“Татарстанда 2005 елда булды, ләкин ул республика күләмендә генә үтте. Русиянең иң актив ханымнары җыелып бердәм оешма булдыру турында игълан итәчәкбез, програм төзибез”, ди Җиһаншина.
XS
SM
MD
LG