Оренбур өлкә мәхкәмәсе 50 мөселман китабын экстремистик исемлектән чыгарды

27 февральдә Оренбурның өлкә мәхкәмәсе 2012 елда 68 мөселман китабын тыю карарын үзгәртте һәм аның 50сен федераль экстремистик материаллар исемлегеннән чыгару карарын кабул итте.

“Акланган” китаплар арасында "Крепость мусульманина", "Ан-Нававиның 40 хәдисе", "Сады праведных", Эльмир Кулиев, Шамил Аляутдинов китаплары бар.