Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөселман китапларын тыюның чиге күренми"


Мөселманнар китапларның тыелуы турында Ислам китап ярминкәсендә генә белгән
Мөселманнар китапларның тыелуы турында Ислам китап ярминкәсендә генә белгән

Русиядә мөселман китапларын тыю гадәткә әйләнә бара. Русия Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов моның чиге күренмәвен әйтә.


Оренбурның Ленин районы мәхкәмәсе 65 мөселман китабын тыйды. Бу уңайдан Русия мөфтиләр шурасы махсус белдерү белән чыкты. Белдерүдә әлеге хәлнең беренче тапкыр гына күзәтелмәве әйтелә. Дамир Мөхетдинов мөселманнар моңа бергәләп каршы торырга тиеш дип саный. Бу хакта ул “Азатлык”ка сөйләде.

Дамир хәзрәт, мөселман китапларын тыю беренче генә очрак түгел. Бу кайчанга кадәр шулай дәвам итәр дип уйлыйсыз?

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов
– Кызганычка каршы, моның чиге күренми. Авылдагы бер мәхкәмәнең китапларны тыюы безне бик борчый. Без җәмәгать пулаты әгъзалары буларак президент һәм пулат исеменә хатлар әзерләдек. Мөселманнар исеменнән бу мәсьәләне тагын бер кат күтәрергә, хәл итәргә ниятлибез. Бу хакта мөфтиятләр, гади мөселманнар, иҗтимагый оешмалар бертавыштан моңа каршы булуын күрсәтергә тиеш. Ләкин мөфтиятләр арасында да фикер каршылыклары бар. Кайберәүләр ул китапларны яхшы дип күрсә, икенчеләре аларны хупламый. Бердәмлек булмаганда мондый хәл килеп тууы гадәти. Мисал өчен, бу көннәрдә Казанда мөселманнар җыены булды, бу хакта беркем сүз кузгатмады. Кайбер мөфтиләр барс сыны турында төрле-төрле әкиятләр сөйләделәр. Кирәкле борчыган мәсьәләләргә бәйле җавап ишетә алмадык.

Мөселманнар арасында бердәмлек җитмәү дә бу китапларны тыюга сәбәп дисезме?

– Әйе. Бу китапларны тыю мөселманнарны хөкүмәткә каршы юнәлдерә. Хәтта бу хакта президентка, аның урынбасарларына да әйткән бар. Кануни нигездә яшәүче тыныч мөселманнарны надан кануннар белән үзегезгә каршы куясыз дип әйттек. Ләкин әлегә моның чиге күренми.

Русиядә китапларга бәя бирүче эксперт шуралар да төзелде. Әмма бу яңа тыелган мөселман китапларына бәя бирү өчен Мәскәү православ академиясе укытучысы Юрий Максимов җәлеп ителгән. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Үткән атнада Русия җәмәгать пулатында китапларны тыю һәм хуплауга багышланган бер җыелыш узды, пулат вәкиле булсам да, миңа бу хакта бернинди хәбәр килмәде. Мөселманнарның сүзен шунда җиткерә алыр идем. Шулай булса да мин үземнең блогымда экспертиза шуралары юстиция министрлыгы каршында түгел, ә җәмәгать пулатында һәм билгеләнгән галимнәр тарафыннан эшләнсә файда китерер иде дип яздым. Ә инде безнең ислам китапларына бәя бирү өчен Роман Силантьев һәм башка исламофобларны билгеләп куйдылар икән, мондый хәлнең килеп тууы гадәти.

Бәя бирү өчен православ миссионерына мөрәҗәгать итү үзе үк гаҗәп түгелме?

– Әлбәттә, гаҗәп. Сәхифәләрне, телевизорны караган вакытта кайбер мөселманнарның чиркәүгә барып христианнарны Олы көн белән тәбрик итүләрен күрәбез. Ул башка сыймый торган әйбер. Мөфти Тәлгать Таҗетдинның Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевка безнең үзәк диния нәзарәте рәисе булырга тәкъдим итүе дә бик кызык хәл. Без бүген шундый гаҗәеп хәлдә яшибез.

Бу 65 мөселман китабын тыю карары шулай калыр дип уйлыйсызмы?

– Юк дип уйлыйм. Бүген иртән президент хакимиятендәге бер җитәкче белән сөйләштем, кайбер китаплар турында үземнең фикеремне әйттем. Ләкин мөфтиләр, имамнар үз-үзләренең хокукларын, китапларны яклый алмасалар, бу хәл кабатланачак. Төркия диния нәзарәте дә үз сүзен әйтергә тиеш. Алар Фәтхулла Гүлән, Госман Нури Төпбаш китапларының шулай җиңел генә тыелуына канәгатьсезлек белдерүен Русия тышкы эшләр министрлыгына җиткерергә тиеш. Кануни нигездә адвокатларны яллап үзләренең хокукларын яклау да дөрес булыр. Шундый юл белән барырга кирәк.

Элегрәк татар классигы Утыз-Имәнинең һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин китапларының тыелуы мөселманнарны гаҗәпкә калдырган иде. Алар тыелган килеш калдымы?

– Юк, юк. Равил хәзрәтнең китабы бу исемлеккә кергәннән соң, мөфти баш прокурор исеменә хат җибәрде һәм бу мәсьәлә тиз вакытта хәл ителде. Аны тыелган китаплар исемлегеннән чыгардылар. Ләкин монда кайбер кешеләрнең ахмаклыгы ачык күренде.

Бу юлы да "Сады праведных" хәдисләр җыентыгы, галим Фәтхулла Гүлән һәм башка шундый танылган китаплар тыелуы күп кенә мөселманнарны аптырашта калдырды...

– Монда тагын бер мәсьәлә бар: бу китапларны тәрҗемә итүчеләр югары дәрәҗәдә эшли белми. Шуңа күрә кайбер хаталар булырга мөмкин. Бу хакта мин хакимият вәкилләреннән ишеттем. Хөкүмәт билгеләнгән авторны түгел, аның гарәп яки төрек теленнән хаталы тәрҗемәсен тыюы турында әйтә. Ләкин бу бер сылтау гына. Гомумән, бүген китап турында гына сүз алып барырга тиеш түгелбез. Ул дәүләтнең мөселманнарга бер карашы, бер сәясәте икәнен аңларга кирәк.
XS
SM
MD
LG