Күмертауда кеше үтерүчеләр кулга алынды

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Күмертау каласында биш кешене үтерүчеләр кала мәхкәмәсе карары белән кулга алынды. Константин Сурков һәм Сергей Букаев тәфтиш комитеты үтенече белән тикшерү барышына сак астында калачак. Букаев сорау алу вакытында ниндидер сектада торуын һәм үтерүнең ритуаль булуын кире каккан. Ул шулай ук һәлак булучыларның якыннарыннан һәм туганарыннан, өеннән качар алдыннан пычак белән чәнчегән анасыннан гафу үтенде. Исегезгә төшерәбез, үткән атна азагында Күмертау каласындагы бер фатирда биш кешенең үле гәүдәсе табылды. Җинаять кылучыларны Уфада кулга алдылар.