Күмертауда күпләп үтерү җинаяте тикшерелә
Башкортстанның Күмертау каласында матәм көне игълан ителүе ихтимал. Һәрхәлдә кала хакимиятләре, бер фатирда биш кеше һәлак булгач, шундый карар кабул итергә уйлый. Мәрхүмнәрнең барысына ла пычак белән чәнчегәннәр. Тәфтишчеләр фекеренчә, үтерүче җинаять эзләрен югалту өчөн фатирга ут төркән. Әлегә аның кем икәне билгеле түгел. Әмма республика буенча эчке эшләр министры Михаил Закомалдин әйтүенчә, күп кешене үтерүдә гаепле кешенең шәхесе тиз арада ачыкланачак. Әле җинаять урынында криминалистлар эшли. Якынча мәгълүматлар буенча һәлак булучылар 17 яшьтән 22 яшькә тиклем егетләр һәм кызлар, Күмертау каласында яшәүчеләр. Фатир хуҗасы – техникум студенты. Мәрхүмнәрнең гәүдәләре урындагы моргка алып барылды. Полиция һәм тәфтиш комитеты нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрне хокук саклау органнарына мөрәжәгать итәргә чакыра.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?