Сүз остасы Розалия Зәкиеваны татар мәктәпләренә кертмәгәннәр

Розалия Зәкиева

Сүз остасы Розалия Зәкиеваның татар классик язучыларының әсәрләреннән торган әдәби концертын татар мәктәпләрендә куярга рөхсәт итмәгәннәр. Зәкиева Әдәбият елы уңаеннан Казан урамнарына шагыйрьләрнең гыйбарәләре, рәсемнәре куелмаганга борчылып Татарстан җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән.

Нәфис сүз остасы Розалия Зәкиева Әдәбият елы булуга карамастан республикада татар әдәбиятына, классикларга игътибар булмаганга борчылу белдерә. Язучылар, шагыйрьләрнең гыйбарәләрен урамнарга элү кирәк дип ул Инстаграм аша Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать иткән. Әмма җавап булмаган. Әдәбият елы уңаеннан, татар классиклары әсәрләреннән торган әдәби концерт программасы әзерләп, аны татар мәктәпләрендә куйыйк дип район мәгариф бүлекләренә тәкъдим иткән, ләкин теләктәшлек тапмаган. Зәкиева Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Розалия ханым, сез әдәбият, сәнгатькә мөкиббән кеше, һәрвакыт шагыйрьләр һәм язучыларның иҗатларын сәхнә аша халыкка җиткереп торасыз. Быел Татарстанда әдәбият елы, менә-менә Тукайның туган көне дә җитә. Казанда әдәбият, мәдәният рухы сизеләме?

– Мин сизмим, бәлки кемдер сизәдер дә. Хәзер социаль челтәрләрдә Тукай бүләгенә намзәтләргә карата бәхәсләр, сөйләшүләр генә Тукай ае икәнлеген ишарәли. Мин күптән инде классик язучыларыбызның әсәрләре нигезендә төзелгән ике сәгатьлек әдәби концертлар оештырып йөргән идем. Мәктәпләрдә дә булдым. Быел Әдәбият елы уңаенан кабат шушы програм белән мәктәпләрдә чыгышлар ясарга теләдем. Беренчедән, Әдәбият елы, икенчедән, апрель ае – ул Тукай ае да. Әмма бу теләгем барып чыкмады. Райондагы мәгариф идарәләре әллә бу елның мәдәният елы икәнен белә, әллә белми шунда.

Питрәчтә җиде, Кама Тамагында биш, Теләчедә 13 татар мәктәпләре бар. Мин аларда чыгыш ясарга теләдем. Сабага да бардым, 22 татар мәктәбе анда, әмма бу районда 11 ел элек үк мәктәпләргә бернинди артист та кертмәскә дигән фәрман булган. Элекке елларда мәктәпләрдә килгән язучыларга, артистларга куана иделәр, ул үзенә күрә ниндидер балаларга бер бәйрәм була иде. Мин Сабага безнең күренекле шәхесләребез – галимебез Әбрар Кәримуллин, президент Рөстәм Миңнеханов ягы дип барган идем. Ләкин кызганыч, анда әдәбиятның әһәмияте юк икән.

– Сүз остасын мәктәпләргә кертмәүнең сәбәбен ни дип аңлаталар соң?

– Узган ел октябрь аенда Татарстанның мәгариф министры мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыймаска, артистларны мәктәпләргә кертмәскә дигән фәрман чыгарды. "Ата-аналар рөхсәт итми" дип, менә шуны сылтау итеп, хәзер мәктәпләргә әдәби чараларны да кертү тыелган. "Мин цирк түгел, мин сикермим, мин балаларга әдәбиятны – Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Пушкиннарны сөйлим", дип тә аңлатып карыйм. Хәзер миңа калса, балалар турында да, әдәбият турында да, тел турында да уйлау юк. Шул ук укытучылар, РОНО мөдирләре һәм министр мөнбәрләрдән тел турында күз яшьләренә буыла-буыла сөйлиләр, безнең президент та бик борчыла, тик шуннан артмый, ә эшкә килеп җиткәч, менә шундый шаккаткыч хәлләргә тап буласың.

– Әгәр сез ата-аналар белән очраша алсагыз, алар бу чыгышыгызны хуплар иде дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә! Әмма ата-аналар белән дә шул ук РОНО сөйләшә ала бит, әмма эшләргә теләмиләр. Югарыдан нәрсә җибәрелә, шуны эшлиләр. Ә болай селкенмиләр дә.

– Татар классикларының әсәрләрен эстрада белән тиңлиләр дип әйтәсегез киләме?

– Мөгаен шулайдыр. Програмнарымны, дискларымны калдырдым. Нинди әсәрләр яңгыраганны да күрсәттем.

– Бу мәсьәлә турында министрның үзенә кереп карамадыгызмы?

– Аңа кереп булмый. Ике ел элек очрашырга теләгән идем. Мине кемгәдер җибәрделәр, аннары ул мине бер хатын янына алып керде дә аннан "Сез моны беләсезме?" дип сорады. Ул: "Белмим", диде. Мин дә ул ханымның кем икәнен белмим, әмма "белмим" дип әйтмәдем. "Без сезне белмибез", диделәр дә чыгып китәргә мәҗбүр булдым.

Мин үземнең эшемне яратам! Филармониядә хәзер ретро концертлар бара. Бер концертта Мәһдиевнең әсәрен сөйләргә рөхсәт иттеләр. Әмма шуннан соң башка программага кертмиләр, бернинди әдәбият әсәре кирәкми мөгаен.

– Ә ни өчен флармония татар классикларына игътибарсыз дип уйлыйсыз?

– Бу аларның нинди дәрәҗәдә икәннәрен күрсәтеп тора. Безгә югары профессионал кешеләр, сәнгатьнең бар нечкәлекләрен белүче, укымышлы җитәкчеләр кирәк!

– Язучылар берлеге дә төрле кичәләр үткәрә бит. Анда катнашасызмы?

– Илдар Юзеевның иҗат кичәсен үткәрделәр. Оештыручыларга алдан шалтыратып, Илдар Юзеевнең "Сирень чәчәге" дигән поэмасы бар дидем. "Кирәкми" дип әйттеләр.

Язучылар берлеге үткәргән чараларда залның яртысы буш була. Тукай клубында ярты зал. Матур гына кичәләр дә оештыралар, әмма халык булмый. Нияз Акмалның тууына 60 ел тулуны, искә алу кичәсен үткәргән иделәр. Урыннар булмас инде дип чаба-чаба барып керсәм, тагын ярты зал, юньләп оештырылмаган. Оештыручылардан нигә бу кичәне видеога язып бармыйсыз дип сорадым. "Миңа нәрсәгә кирәк ул", дип әйтте берәү. Шулкадәр үк зур акчалар да кирәкми бит моның өчен.

Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан үткән кичәдә дә ярты зал!.. Без студент вакытта Тукай клубы Матбугат йортында иде. Анда һәр җомга саен шулкадәр күп халык була иде, гөрләп тора иде ул. Беренче тапкыр шунда Нурихан Фәттахны күрдем, шунда Зәкия Рәсүлева һәм Атилла Расих белән исәнләштем. Әле дә хәтерлим, мин аларга Фатыйх Хөснинең "Энҗеле калфак" дигән хикәясен сөйлим бит, ул Зәйтүнә Мәүледева турында дип әйттем, алар бик гаҗәпләнгән иделәр. Шагыйрь Фәннур Сафинны соңгы мәртәбә шунда күрдем, анда мине шагыйрь Зөлфәт абый Мөхәммәт Мәһдиев белән таныштырды, анда миңа Харрас абый Әюпов яңа китаплар бүләк итә иде...

– Сез Мәдәният елы уңаеннан Инстаграм аша Татарстан җитәкчесенә дә мөрәҗәгать иткәнсез икән?

– Әйе шул, Әдәбият елы уңаеннан шәһри Казаныбызны басып алган реклам язуларын үзләренең иҗатлары белән ана телебезне, милли сәнгатебезне, халкыбызның рухи байлыгын үстерүдә зур өлеш керткән, алардан башка татар халкын күз алдына китерү дә мөмкин булмаган Кол Гали, Каюм Насыйри, Дәрдмәнд, Акмулла, Тукай, Фатих Әмирхан, Хәсән Туфан, Гаяз Исхакый, Мөхәммәт Мәһдиев, Бакый Урманче, Зөлфәт кебек һәм башка күренекле затларыбызның рәсемнәренә һәм шигьри юлларына алмаштырыйк дип яздым.

Мин аны берничә көн рәттән Инстаграмга куйдым, бернинди җавап булмагач, хәзер инде куймыйм да. Мин бөтен реклам такталарын да алыштырырга кирәк дип әйтмим, кимендә шәһәрнең һәр районына бер-ике урынына куелса әйбәт булыр иде. Бездә хәзер спорт ярышлары була, күпме турист һәм кунак килә. Тел, әдәбият турында мөнбәрләрдән сөйләргә яраталар, булмаса бер-ике реклам тактагызны алыштырыгыз инде! Бездә оттыра торган "Ак барс" кына түгел, Кол Гали, Мөхәммәт Мәһдиев, Зөлфәтләребез һәм башка күренекле шәхесләребез дә бар!

Татарча сөйләшегез дип кенә булмый, әдәбиятны көн саен пропагандалау кирәк. 25 ел элек урысларны татарча өйрәтергә алындылар, бүген карыйк инде, сөйләшәләрме алар?

Хәзер һәр көнне телевизордан "Ак чәчәкләр" киносы турында сөйлиләр. Мин моңа шатмын. Әстәгафирулла! Ничәме-ничә елга бер әсәр! Ә бездә бит андый әсәрләр бик күп! Безнең әдәбиятыбыз бик бай дип мактанасыз! Бүген Тукай бүләгенә тәкъдим итәргә дә кеше калмады. Мөһәммәд Мәһдиев тә Тукай бүләге лауреаты һәм менә быел күрсәтелгәннәр дә "лауреат" буламы?! Бакый Урманченың шигьри юллары бар:

"Зар булдым ачык күңел,
Уйларны җилкетеп гөрләшергә...
Күңел тели һәр җирдә һәр кешегә
Гөлтелдәгән тойгыларны өләшергә".