Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Әдәбият елы рәсми ачылды


Уфа урамында Баязит Бикбай сүзләре
Уфа урамында Баязит Бикбай сүзләре

29 гыйнвар "Башкортстан" дәүләт концерт залында республикада Әдәбият елын рәсми ачу тантанасы узды. Чарада әдипләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, район һәм шәһәрләрдән килгән мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Чарада Әдәбият елында узачак кайбер чаралар атап үтелде. Алар арасында башкорт халкының “Урал батыр” эпосын язып алуга 100 ел тулу уңаеннан эпосны яттан сөйләүчеләр республика бәйгесе, “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале кебек чаралар бар. Акмулла көннәре халыкара Евразия һуманистик форумы буларак үткәреләчәк.

Чарада Әдәбият елына багышланган “Әдәби нәкыш” исемле марафон старт алды. Марафон билгесе – зур китап Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызовка тапшырылды.

Фойеда “Башкортстан сурәттән башлана” исемле күргәзмә оештырылды. Анда билгеле язучы һәм шагыйрьләрнең төрле елларда төшкән рәсемнәре куелган иде.

Әдәбият елын ачу
Әдәбият елын ачу

30 гыйнвар Уфа мәдәният сараенда башкалада әдәбият елын рәсми ачу чарасы узды. Фойеда “Диалог”, “Башкорт энциклопедиясе”, “Информреклама”, “Китап”, “Инеш”, “Белая река” нәшриятлары, “Планета”, “Эдвис”, “Читай-город” исемле китап сату челтәрләре күргәзмәләре оештырылды. Шулай ук китапханәләр дә күргәзмәләр оештырды. Аларда борынгы кыйммәтле китаплар куелган иде. Чарада китап сатып алучыларга язучылар автографлар өләште.

Уфа урамындагы баннер
Уфа урамындагы баннер

Уфа урамнарындагы баганаларга Әдәбият елы уңаеннан язучыларның әдәбият хакындагы фикерләре, мәкаль һәм әйтемнәр язылган плакат-баннерлар эленде. Алар башкорт һәм урыс телләрендә. Башкорт телендәгеләрдә Рәми Гарипов, Әнвәр Бикчәнтәев, Гайсә Хөсәенов, Кадим Аралбай һәм башка башкорт язучыларының цитатлары язылган. Урыс телендәгеләре арасында Лев Толстой, Антон Чехов, Федор Достоевский, Салтыков-Щедрин, Виссарион Белинский һәм башка классикларның сүзләре язылган баннерларны күрергә була. Татар телендә язылган бер генә баннер да куелмаган. Хәтта Тукай сүзләренә дә урын табылмаган.

Башкортстан Язучылар берлегендә татар берләшмәсе эшли. Аңа Язучылар берлеге әгъзасы булган 55 шагыйрь һәм прозаик керә. Берләшмә белән Фәния Габидуллина җитәкчелек итә. Ул Азатлыкка агымдагы елда узачак кайбер чаралар турында сөйләде:

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

– Без ел башында республикадагы татар язучылары җыенын уздырырга булдык. Анда берлек әгъзаларыннан тыш, даими иҗат итүче каләмкярлар да чакырылачак. Барлыгы 200гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Без җыелып бурычларны, проблемаларны билгеләячәкбез, аларны чишү юллары турында фикер алышачакбыз. Нәшриятта чыккан, мәдәни вакыйга булырлык китапларны тәкъдим итү чаралары уздырачакбыз. Шулай ук үзнәшер чыккан китапларга да игътибар булачак.

Мәкаль язылган плакат
Мәкаль язылган плакат

Быел Җиңүнең 70 еллыгы булу сәбәпле, ветеран язучылар белән чаралар уздырачакбыз. Бүген арабызда булган ветеран язучыларның барысы да милләттәшләребез. Алар: халык язучысы Суфиян Поварисов, әдәбият галиме, профессор Әхәт Нигъмәтуллин, прозаик Азат Магазов. Шулай ук башка кайбер чаралар уздырырга планлаштырдык.

XS
SM
MD
LG