Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Кәримов: "Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк"


Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов
Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов

9 гыйнвар Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 85 яшь тулды.

– Атнабайның "Әфәндесен әфәнделәндек тә, кияргә ыштан юк бит, иптәшләр" дигән билгеле сүзләрен искә төшереп, сезгә "Марат әфәнде" дип мөрәҗәгать итәр идем. Марат Нәбиевич дисәм, бик рәсми килеп чыга. Шуңа гадәттәгечә якын күреп Марат абый дип мөрәҗәгать итәм. Бу әңгәмәне укучы безнең әшнәлекне болай да аңлар. Сүзне шигърияткә, сатира-юморга килүегездән башласак, шәбрәк булыр кебек?

– Мин мәктәпкә кергәнче үк такмаклар чыгара башладым. Бу малайлар белән кара-каршы такмаклар әйтешүдән башланды. Тора-бара зурларга да кизәнә башладым. Шулай берчак әни тутырма пешергән иде. Ниндидер йомыш белән безгә кергән Галимә исемле укытучыны да өстәл артына утырттылар. Шуннан мин: "Без ашыйбыз тутырма, ә син озак утырма", дип әйтеп куйдым. Мине шунда ук өстәл артыннан куып җибәрделәр. Сатира-юмор өчен беренче тәнкыйть алуым шулай булды.

Ә иң зур сабакны 54 яшемдә алдым. Шайтан котыртуы белән 1984 елда “Шайтан котыртты” исемле юмореска язып “Һәнәк”тә чыгарган идем. Партия өлкә комитеты сәркатибе Таһир Ахунҗановның “Галия” повестен язган еллар. Шуны Әнгам Атнабаев эшкәртүендә спектакльгә әйләндерделәр. Азак кино итеп төшерү эшләре башланды. Минем “Шайтан котыртты” дигән юморескамда да Гыйбрәт Гыйниятович дигән берәүнең хикәя язуын, азак анннан радиопостановка, пьеса, балет куелуы, кино төшерегә тырышуы турында сүз бара. Ул журналда чыгу белән Ахунҗановка җиткергәннәр. Соңрак Ибраһим Абдуллин үзенең әйтүен таныды. Миңа басым башланды. “Һәнәк”тән гариза язып эштән китәргә туры килде. Беркайда да басмыйлар. Радио-телевидение, гәзит-журналлар түгел хәтта район һәм завод басмаларына да күрсәтмәләр бирелгән. Мәскәүдә китабым чыгарга әзерләнә иде. Аны да туктаттылар. Бу ике-өч ел дәвам итте. Берничә ел бер тикшеренү институтында эшләдем һәм үзем теләп хаклы ялга чыктым. Мостай Кәрим дә мине яклап калды.

– 85 яшегезне нинди кәефләр белән каршы аласыз?

– Әйтүе дә кыен. Без яшь чакта 40 яшьлекләрне карт кеше дияләр иде. Мин икеләтә карт булып чыгам. Кешенең яшен елгалар белән чагыштырганда, яшьлек – ашыгып агучы, язгы ташу кебек булса, картлык тирән һәм салмак агучы зур елга дияр идем. Елгаларның тирәне, сае була, икеләтә карт буларак, икеләтә тирән булып чыгам инде.

Әдәбиятта да инфляция хөкем сөрә

Әдәбият турында, замандашлар турында еш уйлыйм. Әдәбият йөген тартучы замандашларның берсе дә калмый бакыйлыкка күчеп бетте. Арттан икенче заман кешеләре килә. Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк, дигәндәй. Соңгы чорда шигырьне, чын әдәби әсәрне аңламаучы “язучылар” күбәйде. Алар арасында республиканың Салават Юлаев премиясе ияләре, халык шагыйрьләре дип аталучылар да бар. Акча күбәюне инфляция диләр бит, әдәбиятта да язучылар саны күбәйде, чынлыкта анда да инфляция хөкем сөрә. Чөнки берничек тә 200-300 язучы булу мөмкин түгел. Бу уңайдан элегрәк булган бер хәлне искә төшерәсе килә. Совет заманында Тула өлкәсе башы бездә ике дистәдән артык язучы бар дип мактанган. Ә элек күпме булган дип сораганнар. "Берәү – Толстой гына", дип җавап биргән оялып. Әдәбията графлар юк, графоманнар гына. Язучы үзен бер дәүләт итеп тоярга тиеш, чынлыкта алар системага, түрәләргә, хакимияткә яраудан узмый.

– Быел Әдәбият елы буларак Сарык елыннан нәрсә көтәсез? Ниндидер планнар бармы?

– Башкортстан китап нәшриятында өч китабым чират көтеп ята. Юбилеем булса да, берсе дә планга кермәгән булып чыкты. Татарстанда ятканын, аптырагач, алып, Рәфис Корбанның шәхси нәшриятында чыгарырга булдым. Ул быел чыгар дип өметләнәм. Татарстан китап нәшриятына алдагы елларга проза китабымны тапшырырга дип торам.

– Үзегез сатира-юмор жанрында язган кемнәрне яратып укыйсыз?

– Чит ил язучыларыннан О.Генрины яратып укыйм. Ул кассир булып эшләгәч, акча туздыруда гаепләнеп өч ел төрмәдә утырган. Шул чакта да нинди мавыктыргыч әсәрләр язган. Шулай ук Америка язучысы Марк Твенны, чех сатириклары – Ярослав Һашек һәм Карел Чапекны. Урыс язучыларыннан Михаил Зощенко, Аркадий Аверченко, Ильф һәм Петров. Татарлардан Шәүкәт Галиев, Гамил Афзал, Фаил Шәфигуллинны. Фаил тулысынча ачыла алмый бакыйлыкка күчте.

– Иҗатыгызның күпме өлешен лирика, күпмесен юмор алып тора?

– "Фифти-фифти" дип уйлыйм. Элегрәк юмор – иҗатымның идәне, лирика – түшәме дип тә әйтә идем. Хәзер алай гади генә уйламыйм.

– Җәмгыятьтә сатира-юморга мөнәсәбәт турында нәрсәдер әйтә алабызмы?

Тәнкыйть өчен трибуналар күп, ләкин дәрәҗә түбән

– Гәзит-журналлар сатира-юморны иң азакта бирә. Бу дәүләттә әлеге жанрның икенче сортлы булуы турында сөйли. Халык исә, киресенчә, гәзит-журналларны соңгы биттән укый башлый. Шома, бизәкле-төсле басмалардан дөреслекне табып булмый. Дөреслекне халык сатира-юмордан эзли. Бер дә юкка “Һәнәк” мин эшләгәндә 60 мең тиражга җитмәгәндер.

– Ул заманда үзәк телевидениедә “Вокруг смеха” һәм “КВН”нан башка тапшырулар юк иде бит. Хәзер йөзәрләгән канал, һәрберсендә юмор тапшырулары бар. Бәлки элек тираж күп булуга шулар да тәэсир иткәндер?

– Бәлки. Хәзер тәнкыйть өчен трибуналар күп. Ләкин дәрәҗә түбән. Задорнов һәм тагы берничә кешене исәпкә алмаганда, бар да көнкүреш темалар арасында бәргәләнә. Сәясәткә керми. Үзебезнекеләрне әйткән дә юк. Заманында Ахунҗанов безнең түрәләрне тәнкыйтьләүне ошатмый: “Нишләп халык белән җитәкчеләрне каршы куясыз?”, дигән иде. “Кемне тәнкыйтьләргә?” дибез. “Уборщицаларны һәм төнге каравылчыларны”, ди бу. Ул журналда чыкканчы ук кулъязмаларны укытыр өчен махсус кеше тотты. Бу хакта “Крокодил” журналының баш мөхәрриренә дә әйткән идем. Ул Үзәк комитетта безне алай авызлыкта тотмыйлар, шулай да күбрәк “Правда” гәзитен укыгыз дип киңәш бирәләр дигән иде. “Правда” дигәннән, бер кызык хәл искә төште. Әлеге гәзиттәге бер язмада Иванов урынына Петров дип чыгарганнар. Шуннан Иванов мөхәрриргә мөрәҗәгать итеп, алдагы санда хатаны төзәтүләрен үтенгән. Мөхәррир: “Правда” пишет только правду, вам придется паспорт поменять”, дигән.

– Безнең эстрададагы юмор дәрәҗәсе дә шактый түбән бит. Задорновныкы кебек сатира юк. Мин бу хакта язучы Марат Кәбиров белән дә сөйләшкән идем. Аның концертлар алып баруын күздә тотып, нишләп син акыллы юмор сөйләп карамыйсың, нишләп халыкка гел кендектән түбән әсәрләр сөйлисез дип сорадым. Ул акыллы юмордан көлмәүләрен әйтте.

Халыкта коллык психологиясе

– Безнең сатира-юмор шул хатын-кыз, аракы, көнкүреш тематикасыннан күтәрелә алмый. Халыкта коллык психологиясе. Түрәләргә яраклашу көчле. Халыкка көчле сәяси сатира сөйләсәң дә, куркып, тирә-якларына карап, көлмәүләре ихтимал. Мәскәүдә дә сатириклар да, хәбәрдарлык чаралары да тулы иректә түгел. “Дождь” телеканалы, “Новая газета”, “Эхо Москвы” радиосы тирәсендәге хәлләрне искә төшер. Кешене уйландыра торган юмор юк. Гүя халык мәрткә киткән кебек.

– Бәлки кешеләрнең уйланасы да, уянасы да килмидер?

– Мәрт вакытында кеше уянмый бит. Аны төрткәләп уятырга кирәк. Халыкның 90% артыгы тар карашлы, тик 5-6% гына сәяси актив, үзаңга ия диләр. Халык шул 5-6%ка кәҗәгә тагылган сарык көтүе кебек ияреп йөри.

– Сезнең “Комбинат кәҗәсе” дигән шигырегездәге кебек.

– Әйе.

Ни әйтәсең, шулай яратылган,
Мал язмышын жәлләп сыкрама.
Аларның бит юлы комбинатның
Капкасына килеп туктала.

Җир тырныйлар, кайдан көч табалар –
Сөйрәп барган бауны өзәләр.
Юк, бармыйлар ары бахыркайлар,
Пычак исен, ахры, сизәләр.

Чыга шул чак кәҗә! Киноларда
Күрсәтерлек аның атлавын.
Тек-тек кенә баса, керт-керт күшәй,
Сәлберәткән ялбыр сакласын.

Янәсе дә монда куркыныч юк,
Бу араны бик күп таптаган.
Тәмам тынычланган сарыкларны
Алып кереп китә капкадан.

– Халыкны төрткәләп уятуда халык шагыйре Марат Кәримовның да өлешен беләсе килә.

– Мин сатира-юмор аша тормыштагы очлы проблемаларны күрсәтеп, халыкны уятырга тырышам. Гәзитләр буш имезлек каптыралар. Ләкин халык битараф дисәк тә, шеш тула-тула да бер шартлый. Бинаның нигезен алыштырырга кирәк. Илнең башкаласын Новосибирскига күчерергә.

– Бәлки Колымага гынадыр?

– Юк, аннан Америка якын. Беренгов бугазы аша шунда качулары ихтимал.

XS
SM
MD
LG