Уфадагы татар шагыйрәсе яңа китабын нәшер итте

Фәния Чанышеваның яңа китабы

Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе Фәния Чанышева чираттагы китабын бастырып чыгарды. "Еллар аша, юллар аша" исемле җыентык авторның үзе хакындагы язмалардан тупланган.

Танылган әдибә Фәния Чанышева Башкортстанның Бүздәк районындагы данлыклы татар авылы Күзәйдә туып үсә. Халкыбызга әллә никадәр затлы-зыялы шәхесләр биргән авыл ул. Татар морзалары Чанышевлар, Еникеевлар, Кинзикеевлар бу якларның данын бик еракларга таныткан. Фәния ханым Уфадагы педагогия институтында укытучы һөнәрен алып чыкса да, берничә ел гына шул өлкәдә эшләп кала. Тормыш көтү, гаилә карау аны шушы яраткан шөгыленнән аера. Ә инде әдәби иҗатка ул кечкенәдән тартыла. Унике китап авторы ул.

Фәния Чанышева

Күпләр Фәния Чанышеваны шагыйрә буларак белсә дә, Фәния ханым соңгы елларда проза жанрында да байтак эшләде. Аның “Мәхәббәт белән очрашу”, “Саумы якты көн”, “Сагышлы сукмаклар”, “Гомерем бакчасы” “Замандашлар” исемле китапларына искитмәле матур тел белән язылган повестьлар һәм истәлекләр кергән.

Әле генә табадан төшкән чираттагы “Еллар аша, юллар аша” исемле китабына талантлы шагыйрә үзе хакында төрле матбугат басмаларында күренекле әдипләр, журналистлар, иҗатташ дуслары язган мәкаләләрне һәм әңгәмәләрне керткән. Авторлар арасында Фәния ханымның Казандагы дуслары да бар. Мисал өчен, танылган мөгаллимә Розалина Нуруллина белән бик дус була алар. Розалина ханымның дүрт язмасы урын алган җыентыкта. Танылган әдипләр Яныбай Хамматов, Гайса Хөсәенов, Вәзыйх Исхаков, Абдулхак Игебаев, Ирек Кинҗәбулатов һәм башка күпләр Фәния ханымның иҗатына һәм шәхси сыйфатларына югары бәя бирә, аны күпләргә үрнәк итеп куя. Китапта Фәния Чанышеваның шигырьләре дә урын алган. Менә шуларның берсе.

Фәния Чанышеваның яңа китабы

Юлым ята урталыкта...

Юлым минем ята урталыкта:
Тиңдәшләрем аны узганнар.
Яшь дусларым килә...
Мин ялгызым –
Соңга калып чыккан узаман.
Алдагылар ерак, яшьләр җитез.
Көч чамалы, күңел борчулы:
Эссегә дә, җиленә дә түзәм,
Эчкә йомам ару, йончуны.
Үтелмидер үрләр, артылышлар
Уңышларга гына тап булып.
Теләгем бер: ниләр кичерсәм дә
Юлым калса иде ак булып.
Һәркем , димен, үз сукмагы аша
Юлга чыгу хәлен бер белсен.
Колагыма җитә төрле өннәр...
Карашларның тоям төрлесен.
Олы җаннар, гүя, канат куя,
Берәү көтә, көтә ... тын калып.
Кемдер гайрәт бирә, дәртләндерә,
Кемдер кадап кала укларын.
Хәвефләнеп көтә якыннарым,
Чәм, гамь бирә үзем ишеләр...
Барыгыз да бик кадерле миңа.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт, кешеләр.

90 яшенә җитеп килсә дә, Фәния Чанышева әле дә кул кушырып утырмый. Танылган шәхесләр хакында хатирәләрен язуны дәвам итә ул. Тормыш иптәше, күренекле галим һәм шагыйрь Гыйлемдар Рамазановка да ныклы терәк һәм рухташ булды Фәния ханым. Гыйлемдар аганың вафатыннан соң аңа багышланган ике китапны әзерләп нәшер итте ул. Әле дә аның әдәби мирасы өстендә эшен туктатмый.