Accessibility links

Уфада татар шагыйрәсенең хатирәләр китабы басылды


Хатирәләр китабының титул битләре
Хатирәләр китабының титул битләре

Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында танылган татар шагыйрәсе Фәния Чанышеваның яңа китабы басылып чыкты. “Хәтердәге якты мизгелләр” исемле күләмле җыентыкта әдибәнең бик җылы хатирәләре урын алган. Китап мең данәдә нәшер ителгән.

Татарстан белән Башкортстан әдипләре элекке елларда тыгыз элемтәдә булды. Аларны төрле рәсми чаралар гына түгел, ә шәхси аралашулар, самими дуслык та якынайтты. Ул елларны өлкән буын язучылары әле дә сагынып искә ала. Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе Фәния Чанышева һәм аның тормыш иптәше, шулай ук күренекле шагыйрь һәм галим Гыйлемдар Рамазанов та Казан әдипләре белән ихлас дуслыкта була. Шул еллардагы мәңге онытылмаслык җылы очрашулар турында Фәния Чанышеваның яңа китабы.

Фәния Чанышева Уфадагы педагогия институтын тәмамлап, укытучы һөнәрен алып чыга. Шунда белем алганда, киләчәктә зур галим һәм күренекле шагыйрь булачак Гыйлемдар Рамазанов белән таныша. Мәхәббәт хисләре нигезендә матур гаилә корыла. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Әдәби иҗатка чагыштырмача соңлап килсә дә, төрле жанрдагы әсәрләре кергән унбер китабы басылып чыга Фәния Чанышеваның. Әле яңа гына Башкортстан “Китап” нәшриятында чираттагы җыентыгы дөнья күрде. “Хәтердәге якты мизгелләр” исемле китапта истәлекләр, мәкаләләр һәм шигырьләр урын алган. Күренекле татар әдипләре белән очрашулар турында хатирәләр аеруча кызыклы.

Хатирәләр китабы
Хатирәләр китабы
Фәния Чанышева әйтүенчә, аларның гаиләсе Татарстан әдипләре, җырчылары һәм композиторлары белән самими дуслыкта яшәгән. Элекке елларда ике республика зыялылары бик еш аралаша, кунакка йөрешә. “Казаннан рухташ һәм фикердәш дусларыбыз килгәндә, безнең фатир ишекләре һәрчак ачык иде”, - ди Фәния ханым. Мәзәк итеп искә төшерә торган очрашулар әле дә шагыйрәнең күңелен җылыта.

Фәния ханымнар фатирында кунакта кемнәр генә булмый. Хөрмәтле милләттәшләр арасында Хәсән Туфан, Ибраһим Гази, Нәкый Исәнбәт, Ибраһим Нуруллин һәм Розалина Нуруллина, Сара Садыйкова, Гөлшат Зәйнашева һәм тагын дистәләрчә асыл затлар белән ихлас аралаша алар. Аларны хәзерге буын яшьләрнең күбесе белми дә инде. Фәния Чанышеваның хатирәләре менә шул бушлыкны тутыруга, яшь-җилкенчәккә мәгълүмат бирүдә энциклопедик белешмә буларак хезмәт итә ала.

Фәния ханым милләтебезгә бик күп асыл затлар биргән төбәктә - Башкортстанның Бүздәк районындагы данлыклы татар авылы Күзәйдә туып үсә. Укымышлы морзалар гаиләсендә һәрчак татар язучылары китаплары була. Фәния ханымның әтисе Гафар ага үзе дә шигырьләр язган. Әдәбиятка сөю шулай итеп гаиләдә тәрбияләнә.

Туксан яшенә якынлашып килүче шагыйрә бүгенге көндә дә кулыннан каләмен төшерми. Газета һәм журналларга яңадан-яңа хатирәләрен, публицистик язмаларын тапшыра ул. Күп вакыт аңа теге яки бу шәхесләр хакында язуын сорап та мөрәҗәгать итәләр.

Фәния Чанышеваның “Хәтердәге якты мизгелләр” исемле яңа җыентыгы мең данәдә нәшер ителгән. Татар һәм башкорт телендә чыккан китапның укучылар тарафыннан яратып кабул ителәчәгенә шик юк. Талантлы шагыйрәнең һәр яңа җыентыгы тиз арада сатылып бетә, китап кибетләрендә тузан җыеп ятмый. Хатирәләр җыентыгын да шундый ук матур язмыш көтәдер.
XS
SM
MD
LG