КФУда татар белгечләрен әзерләү бетүгә таба бара

КФУдагы аудитория

КФУ 19 июньдә укырга керергә теләүчеләрнең документларын кабул итә башлый. Төрки халыклар тарихы белгечлегенә Татарстан җитәкчесеннән акча сорыйлар. Татар журналистларына аерым бюджет урыннары каралмаган. Татар теле һәм әдәбиятына урыннар да кимүгә таба бара.

Азатлыкка КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры Михаил Щелкунов: "Татар журналистларын әзерләү дәвам итәргә тиеш", дип белдерсә дә, быел татар журналисты белеме алырга теләүчеләр каты көндәшлеккә дучар булачаклар. Алар урыс журналистлары белән бергә бәйгегә чыга. Мәскәү икесенә бергә түләүсез уку өчен 20 урын биргән.

Университетның кабул итү белгечлекләре исемлегендә "журналистика" ике тапкыр күрсәтелгән. Берсе – түләүсез укуга 20 урын (аңа көндәлек матбугат, киң күләм мәгълүмат чаралары татар журналистикасы да керә), икенчесе – түләп укуга 55 кеше алырга телиләр. Халыкара журналистика, мәгълүмат чараларында яңа компьютер технологияләре, телевидение белгечлеге алырга теләсәң акча түләү кирәк булачак.

​"2013 елдан, мәгариф турындагы яңа канун нигезендә, студентлар гомум белгечлеккә, бу очракта журналист белгечлегенә (направление) кабул ителә. Элек без, шартлы рәвештә алганда, мисал өчен 10 урынны татар журналистикасына, биш урынны вакытлы матбугатка һәм башкаларга дип бүлгән булсак, хәзер алай эшләргә ярамый. Укырга керергә теләүчеләр БДИ нәтиҗәләрен китерәләр, без аңа иҗади бәйге балларын өстибез һәм бу исемлектәге 20 иң күп бал җыючы шуннан соң гына үзләре сайлаган юнәлештә (профиль) белем ала башлый", ди Щелкунов.

Татарстан җитәкчесеннән уңай җавап көтәбез

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтындагы төрле белгечлекләргә быел бюджеттан барлыгы 179 урын бирелә, әмма алар арасында татар тарихын өйрәнүгә бер генә урын да юк.

​2010 елга кадәр, Татар филологиясе һәм тарихы факультеты ябылганчы университетта татар әдәбияты һәм тарихын өйрәнүчеләр аерым төркем булып укыды. Моның өчен һәр ел саен бюджеттан 20-25 урын бирелә килде. Хәзер исә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында "татар тарихы" гына дигән белгечлек тә юк. Студентлар аны "төрки халыклар тарихы" белгечлеге эчендә өйрәнә. Бу белгечлеккә дә Мәскәү бер генә бюджет урыны да бирми. Килешү нигезендә (түләүле укуга) 25 студент алу каралган.

Өч ел рәттән Татарстан президенты карары белән төрки халыклар тарихы белгечлегенә республика бюджетыннан акча бүленгән иде. Татар тарихы белгечләре әнә шуның эчендә белем алды. Быел да институт җитәкчелеге бу белгечлеккә түләүсез уку өчен 30 урынга акча сораган. Институтның татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев Азатлыкка Татарстан җитәкчесеннән уңай җавап алырбыз дип өметләнүләрен әйтте. Аның сүзләренчә, бу белгечлектә күбрәк читтән килгәннәр укый.

"Безнең бу белгечлектә читтән килгән студентлар да күп. Бигрәк тә, диаспора вәкилләре күз алдында тотыла. Беренче елны Казакъстан, Төрекмәнстан, Кырыгзстаннан килгән балалар, кырымтатарлар да бар иде. Аннан соңгы елларда Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан укырга керүчеләр күбрәк булды. Быел да читтән килүче балалар укырга керер дип өметләнәбез", диде Гыйләҗев.

Татар теле һәм әдәбияты белгечлеге урыннары да кими

Университет сайтындагы кабул итүгә багышланган биттә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да журналистика белгечлеге булачак дип белдерелә. Ул татар филологиясе эчендә күрсәтелә. "Гамәли филология. Татар теле һәм әдәбияте, журналистика" белгечелегенә бюджеттан 25 урын бүленгән. Аннан кала татар теле һәм әдәбияты белән бергә инглиз теле укытучысы белгечлегенә дә 25 бюджет урыны каралган. Азатлык институт җитәкчелегеннән быелгы түләүсез урыннарның узган елгы белән чагыштырганда күбрәкме әллә азракмы булу турында аңлатмалар ала алмады. Шулай ук "Гамәли филология. Татар теле һәм әдәбияты, журналистика" белгечлекләре эчендә урыннарның ничек бүленәчәге дә ачык калды.

Нәкъ бер ел элек институтның Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова Азатлыкка яңа белгечлек "Татар теле һәм әдәбияты, хореография нигезләре" дип атала һәм яңа ачыла аңа бюджет урыннарына 12 кеше кабул итү каралган", дип белдергән иде. Быелгы белгечлекләр исемлегеннән "биючеләр" дә юкка чыккан.

Университетны ТГПУ (педагогия университеты) белән кушкач Татарстан башкаласында татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү елдан ел кимүгә таба бара.

2011 елның сентябрендә Казан университетының татар филологиясе бүлегенә генә 76 студент кабул ителгән иде. Аның белән бергә педагогия юнәлешендә дә дистәләрчә кеше укырга керде. 2012 елда да ТГПУның татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләү һәм университетның татар филологиясе бүлеге аерым эшләде. Икесенә бергә барлыгы 80 студент кабул ителде. Хәзер исә бу сан 50 кешегә генә калды.