Башкортстан уку йортларында татар бүлекләре әлегә яши

Башкортстан дәүләт университеты бинасы

Башкортстанның югары уку йортларының татар бүлекләренә кабул ителүчеләрнең беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Бөре педагогия институтының татар бүлегендә абитурентларны быел җыеп та тормадылар.

Агымдагы елда республиканың югары уку йортларындагы татар бүлекләре зур югалтулар кичермәде диярлек. Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмаз Шәйхуллов:

Алмаз Шәйхуллов

“Кабул итүдә саннар узган елдагыча калды. Көндезге бүлеккә - 10, читтән торып уку бүлегенә 11 студент кабул иттек. Конкурска килгәндә, көндезге бүлеккә бер урынга ике кеше, читтән торып уку бүлегенә бер урынга 1,45 кеше дәгъва итте. Араларында олимпиадаларда җиңүчеләр, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар да бар. Магистрлык бездә быел гына ачылды. Аңа алты кеше кабул иттек.”

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов:

Илшат Насипов

“Узган елны көндезге бүлеккә 15 студент кабул иткән идек. Илдә барган һуманитар фәннәрне кыскарту җилләре безгә дә кагылды, быел көндезге бүлеккә 10 кеше генә алдык. Читтән торып уку бүлегенә узган елдагы кебек 10 студент кабул ителде. Шулай ук магистрлыкка да кабул итүләр булды. Көндезге бүлеккә һәм читтә торып уку бүлекләренә алтышар кеше кабул иттек. Алар арасында Казакъстан ватандашлары да бар.

Конкурска килгәндә, көндезге бүлеккә бер урынга - 3, читтән торып уку бүлегенә 1,2 кеше дәгъва итте. Көндезге бүлеккә кабул ителүчеләр арасында өч кеше кызыл дипломлы, шулай ук татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында, Мифтахетдин Акмулла исемдәге олимпиадада җиңүчеләр дә бар. Ягъни араларында югары әзерлекле укучылар да бар.Узган елларда читтән торып уку бүлегенә педагогия көллиятләреннән соң түләүле төркемгә генә кабул итсәк, быел бушлай укыячаклар”.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсе татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров:

Илсур Мансуров

“Кабул итү узган елдагыча калды. Көндезге бүлеккә 12 кеше кабул иттек. Шуңа өстәп тагы ике кеше түләп укырга риза. Алар елына 66 мең сум акча түләячәк. Бездә читтән торып уку бары тик магистратурада гына. Аңа ике кеше кабул ителде. Магистрлык бездә дүртенче ел эшли. Конкурс бер урынга кеше ярым тирәсе тәшкил итте. Агымдагы елда кабул итүдә кайбер яңалыклар да булды. Быелдан башлап “Шәхси казаныш” лар да исәпкә алына башлады. Урыс әдәбиятыннан мәктәптә югары билге алучылар, республика олимпиадалары, конференцияләрендә җиңүчеләр, спортчылар һәм башка казанышларга ия булучыларга өстәмә баллар язу тәртибе кертелде.

Бердәм дәүләт имтиханы күрсәтечләренә өстәп 11гә кадәр өстәмә балл җыю мөмкинлеге бар. Әлеге тәртип бар ил буенча кертелде. Бу яңалыкның тискәре ягы да юк түгел. Төп белгечлеге буенча түбәнрәк баллылар шундый өстәмәләр белән зуррак баллыларны узып китә.”

Башкортстанда тагы бер уку йорты - Бөре педагогия институтында да элек татар бүлеге бар иде. Соңгы ике елда анда абитуриентлар җыя алмадылар, быел исә җыеп та тормадылар. Шулай итеп, югары уку йортындагы бер бүлек юкка чыкты.

Кабул итүдәге кайбер үзенчәлекләргә килгәндә, Башкортстан педагогия университеты педагогик юнәлешле булуы сәбәпле, аңа кабул иткәндә җәмгыять белеме фәне баллары исәпкә алына. Башкортстан дәүләт университеты филологлар әзерләү сәбәпле, урыс әдәбияты баллары буенча кабул итә. Педагогия университетына килүчеләрнең җәмгыять белеменнән баллары аз булган очракта, әгәр алар урыс әдәбиятыннан имтихан биргән булса, Башкортстан дәүләт университетына укырга керә. Җәмгыять белеменнән югары баллылар, киресенчә, педагогик юнәлешне сайлый. Шуңа кафедра мөдирләре булачак абитуриентларга һәр ике фәннән дә бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга киңәш итә.