Путин: "Татарстан президентын ничек атауны республика халкы үзе хәл итсен"

Путин матбугат очрашуында. 17 декабрь 2015

Татарстан президенты атамасын үзгәртү-үзгәртмәү мәсьәләсе турында сорауга Путин моны республика халкы үзе хәл итәргә тиеш дип әйтте.

Русия президенты Владимир Путин 17 декабрьдә үзенең 11нче тапкыр узган матбугат очрашуында "Бизнес Online" журналистының Татарстан президенты атамасы турындагы соравына җавап биреп, урыс мәкален китерүдән башлады.

Your browser doesn’t support HTML5

"Татарстан президент атамасы турында үзе хәл итсен"

“Чүлмәк дип атасагыз атагыз, тик мичкә генә куймагыз, диләр. Бу - Татарстан эше. Мин бу ниндидер милли хисләргә кагыла дип уйламыйм. Кавказ халыклары өчен дә милли хисләр бик четерекле, әмма хәтта Чечня да "юк" дип әйтте икән... Бу Чечня халкының ихтыяры иде һәм без Татартстан халкы фикеренә дә ихтирам белән караячакбыз. Шуңа сез моны үзегез хәл итегез, яме”, диде ул.

Your browser doesn’t support HTML5

Владимир Путин: "Президент атамасы мәсьәләсен Татарстан үзе хәл итсен"

Узган ел Селигер очрашуында бу хакта сорау биргән Казан егете Тимур Вишневскийга Путин шундый ук җавап кайтарган иде.

Русия думасы кабул иткән канунга күрә Татарстанда президент атамасы 2016 елның гыйнварыннан гамәлдән чыгарга тиеш.