Русия тарихчылары корылтаенда яңа тарих дәреслекләре тикшереләчәк

Корылтайда Явыз Иванга, Петр I-гә, Беренче дөнья, Ватандашлар һәм Ватан сугышларына бәяләмәләр тикшереләчәк, ди Гомум тарих институты башлыгы Александр Чубарьян.

5-6 апрельдә III Русиякүләм тарихчылар корылтаенда быелдан мәктәпләргә кертелә башлаячак яңа тарих дәреслекләре тикшереләчәк.

Русия фәннәр академиясенең Гомум тарих институты башлыгы Александр Чубарьян сүзләренчә, Русия тарихындагы катлаулы чорлар: Борынгы рус дәүләтенең барлыкка килүе, Явыз Иванга, Петр I-гә, Беренче дөнья, Ватандашлар һәм Ватан сугышларына бәяләмәләр тикшереләчәк. Бу хакта ул "Огонек" журналына әңгәмәдә белдерә.

"Корылтай максатларының берсе – нинди төзәтмәләр кертү кирәклеге турында укытучыларның фикерләрен тыңлау. Без дәреслекләрнең автор коллективларын да чакырдык, тыңласыннар, файдага булачак, яңа дәреслекләргә тулысынча күчү 2020 елга гына төгәлләнәчәк", ди Чубарьян.

Татарстан галимнәре тәкъдиме белән дәреслекләрне язу өчен булдырылган концепциядә кайбер төшенчәләр үзгәртелгән, төшеп калган әһәмиятле вакыйгалар кертелгән иде.

"Безнең тәкъдимнәрнең күбесе кабул ителде. Беренче вариантта Болгар дәүләте, Хәзәр дәүләте, Төрки каганлык, бүтән ханлыкларны да оныткан иделәр. Әмма дәреслектә алар ничек яктыртылыр, әлегә әйтеп булмый", дигән иде концепция әзерләнгәндә Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов.