Чернобыль: агулы җирдә чәчәк бакчасы

Чернобыль атом электр станциясе.

Атом реакторы янындагы ташландык шәһәр һәм авылларда хәрәбәгә әверелүче йортларны хәзер туристлар килеп фотога төшерә.

АКШтан булырга мөмкин атом бомбасы һөҗүменә каршы куллану өчен җитештерелгән балалар газ битлекләрен кемдер махсус шулай идәнгә таратып салып ахырзаманның нинди шомлы булуын күрсәтергә теләгән.

Урман эчендәге балалар лагеры да, кайчандыр ачык буяулар белән ясалган рәсемнәренә карамасатан, бүген күңелсезлектә утыра.

Әмма бүгенге Чернобыльнең башка йөзе дә бар. Бу йорт Василь Сокиренконыккы. 160лап кеше бу бистәгә кире кайтып элекке тормышларын яңартып җибәргән.

Элекке милиция хезмәткәре Чернобыльгә 1990 елда килгән. Аны биредә читтәгедән ике мәртәбә күбрәк булган хезмәт хакы кызыктырган. Чернобыльдә 8 ел эшләгәннән соң ул пенсиягә чыгып туган шәһәре Сумыга киткән, әмма анда бик озак яши алмаган.

"Мин анда биш катлы бер йортта якындагы олы юл тавышын тыңлап утыра идем", ди ул. Анда эчү һәм телевизор караудан башка бер шөгыле дә булмагач, кире Чернобыльгә кайтырга карар иткән. Сигез ел эчендә Чернобыль аның җанына үтеп кергән.
 

Бистәдәге кешеләр белән дә хакимиятләр белән дә яхшы таныш булган пенсионерга бирегә килеп урнашу рөхсәт ителгән. Әмма хәзер инде ул башка кеше йортында яши.

Биредә Василь шактый мул тормышта яши. Берәр нәрсә кирәк булса, урам буйлап китә дә, теләсә кайсы ташландык йорттан үзенә кирәк әйберне алып кайта. Җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр һәм бал кортлары да күп биредә.

Васильнең хәтта 21 баш умартасы да бар. Былтыр ул яшәгән йортны карарга хәзер Кырымда яшәүче элекке хуҗалары да кайткан. Бу йортта Васильнең яшәвен күреп шатланганнар. Мин булмасам, бу йорт инде хәрабәгә әверелгән булыр иде ди ул.

Василь әйтүенчә, бу тирәләрдә нурланыш дәрәҗәсен дәрәҗәсен тикшергәннәр һәм аның куркынычлы булмавы ачыкланган. 

Ул хәтта тыштагы иске ваннада балык та үстерә. Әмма бу балыкның сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыянсыз булуын әйтү кыен.
 

"Монда мин үземне ирекле итеп сизәм... Җәй килүгә бакчалар чәчәккә күмелеп минем монда кайтуым тикмәгә булмаганны күрсәтә", ди Василь. Аның матур бакчасында кошлар сайраганны тыңлап утырганда, ул әйткәннәрнең чыннан да дөрес булуына ышанып куюың да бар. Әмма бу ябык зонадан чыкканда хәлләрнең алай ук түгеллеген аңлыйсың.

Чернобыльдән чыкканда кешеләрне менә шундый җиһаз белән тикшерәләр. Бирегә эш белән килгән Дмитрий Колчинский (сулда) тикшерелгәндә кызыл ут янып аның күкрәк өлешендә нурланыш булуы турында кисәтә. Чернобыльгә килүче тамгасын киеменнән алып ташлаганнан соң, кызыл ут янмый. Шулай да Колчинский борчылып хатынына шалтырата һәм кайтуына чиста киемнәр әзерләп куярга куша. Бу киемнәрнең балам янында булуын теләмим ди ул. Казадан соң утыз ел узуга һәм Василь кебекләрнең оптимизмына карамастан, Чернобыль әле дә сәламәтлек өчен куркыныч җир булып кала.