Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Чернобыль корбаннарын искә алдылар


Каршылык чарасында катнашучылар
Каршылык чарасында катнашучылар

26 апрель Уфаның Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда каршылык чарасы узды. Ул Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга 30 ел тулу һәм нурланыш корбаннары һәм фенолдан агулануларны искә алу уңаеннан оештырылды.

Каршылык чарасының темасы Чернобыль белән генә чикләнми, башка техноген нурланыш фаҗигаләр, саф һава һәм су, социаль-сәяси реформалар, кеше хокуклары, бәйсез мәхкәмә һәм хәбәрдарлык чаралары, гадел сайлаулар кебек темаларны да колачлады.

Шигарләр
Шигарләр

Кулларда: ”Атом станцияләре киләчәк буыннарның гасыр проблемасы!”, “Нурлану, яки тормыш?”, “Коммуналь түләүләр инфляциядән дә күбрәк артырга тиеш түгел!”, “Атом станциясе урынына урман утырт!”, “Сәяси эзәрлекләүләрне туктатыгыз!” кебек шигарләрне күрергә була иде. Чарада ике дистәдән артык кеше катнашты. Каршылык акциясен “Яблоко” фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе һәм “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте оештырды. Чарага башкорт һәм татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә килгән иде.

“Яблоко” фиркасе бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин чыгышында Башкортстанда “Прогресс” һәм “Яңа Русия” фиркаләре теркәлә алмавын белдереп, бу фиркаләрне теркәми торып, илдә прогресс булмаячагын әйтте.

Евгений Давыдов
Евгений Давыдов

“Антикроношпан” хәрәкәте лидеры Евгений Давыдов Башкортстандагы фенол фаҗигасен искә төшереп, аннан зыян күрүчеләрнең дә меңнәрчә кешеләр булуын, тик дөрес мәгълүмат булмавын сөйләде. Ул “Кроношпан”ны санитар зонадан алмаган очракта, фаҗигаләр зур булачагы турында искәртте.

Леонид Чернов чыгыш ясый
Леонид Чернов чыгыш ясый

“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Леонид Чернов республикада тупас рәвештә кеше, хәтта балалар хокуклары бозыла дип дарулар алу өчен интегү очракларын атады. Илдә башбаштаклык бара дип белдерде.

Элекке судья, прокуратура хезмәткәре Радик Рәхмәтуллин:

Радик Рәхмәтуллин
Радик Рәхмәтуллин

“Чернобыль һәлакәтеннән хакимият дөрес нәтиҗә ясадымы? Юк! Чөнки кеше, аның сәламәтлеге, хокуклары бәяләнми. Кешелек кыйммәтләре, Конституция санга сугылмый. Төп бәла менә шунда. Без хакимиятне халык белән исәпләшергә мәҗбүр итә, безнең тормышыбыз, сәламәтлегебез сагында торуларына ирешәалмыйбыз. Без үзебез саклый алмаган табигать һәм мохитне балаларыбызга һәм оныкларыбызга калдырабыз. Аларга агуланган су һәм һава кала. Табигатьне таза тоту өчен бүленгән акчаларны урлыйлар. Ул акчаларны таптырган, хакимиятне эшләргә таләп иткән кешеләр сәяси җинаятьчеләр дип игълан ителә. Мәсәлән, Навальныйны гына алыйк. Ул икенчегә шартлы хөкем ителеп тә, йорт сагында утыра. Сайлауларда катнаша алмый. Әгәр кеше икенчегә хөкем ителә икән, ул төрмәдә утырырга тиеш. Уйлап чыгарылган җинаять эшләре буенча аны Европадан курку сәбәпле, утыртудан тыелып торалар.

Башка бик күпләргә җинаять эшләре ачыла. Алар хакында җәмәгатьчелек белми, чөнки аны хакимият төрле юллар белән яшерә. Хакимиятнең акча урлауларын, канунлаштырылган канун бозуларны халык белмәскә тиеш. Без акча капчыклары өстендә утыручылардан, хакимияттәгеләрдән хокукларыбызны яклый алмыйбыз”.

Радик Рәхмәтуллин җыелучыларны сәяси актив булырга чакырды.

Вил Латыйпов
Вил Латыйпов

Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары Рәмил Хөсәенов һәм Вил Латыйпов хакимиятнең киләчәк турында уйламый, бүгенге көн белән яшәүләре, үз мәнфәгатьләре турында уйлауларын белдерде. Табигатьне, сәламәтлекне саклауга акча булмауга борчылу белдерделәр. Халыкны белемле, сәяси актив булырга чакырдылар.

Чара кара төстәге 30 һава шары очыру белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG