Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда атом станциясе төзелсә, милли мәсьәләләрне хәл итеп торасы калмый"


Казанда тирә-як мохитне саклау митингы
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

Казанда тирә-як мохитне саклау митингы

4 июнь Казанда Татарстанда атом станциясе төзүгә һәм Иделне корытып, анда төзелешләр алып баруга каршы митинг узды.

5 июнь – Халыкара тирә-як мохит көне уңаеннан уздырылган чарада "Татарстанда Чернобыль булмасын!", "Ризыкларны нурландыру – ул әкренәйтелгән бомба!", Казанның "Родон" радиоактив чүплеге бетерелсен!", "Түбән Кама сусаклагычында су күтәрелмәсен, Татарстан АЭСы төзелмәсен!" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Митингта бердәнбер татарча чыгыш ясаучысы, шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина, җәмәгатьчелек теләсә Татарстан атом станциясен төзетмәү мөмкин, дип белдерде.

"Без Башкортостанда ун ел буена Башкорт АЭСын төзетмәс өчен көрәш алып бардык һәм куелган максатыбызга ирештек. Бүгенге митингка Татарстанда атом станциясе төзүгә каршы булучылар белән аны төзү яклылар да бар. Соңгылары безгә, сезнең йөрүегез барыбер ярдәм итми, төзисе булсалар төзеп куялар аны, диләр.

Митингка чыгып Татарстанда атом станциясе төзелмәсен дип әйтүчеләр бик аз. Бу – халыкның битарафлыгын күрсәтә. 45 мең халкы булган Нефтекама шәһәрендә без 15 мең кешелек демонстрацияләр оештыра идек һәм шәһәр үзәгеннән атом станциясе төзеләчәк урынга кадәр җәяү бара идек. Безнең каршы чыкмаган, сөйләмәгән, гамәл кылмаган бер генә көн дә юк иде.

Атом станциясе төзи калсалар, Татарстанда милли мәсьәләне хәл итеп торасы калмый. Бүгенге көндә яман шеш белән авыручылар искиткеч күп. Радиациянең нәрсә икәнен сөйләп торасы юк. Җенне шешедән чыгаралар, әмма аңа хуҗа булырлык көчләре юк.

Ишеттегезме, Башкортостанда атом станциясе төзүне туктаттык, Татарстанда да шуны эшләп була", дип сүзен йомгаклады ул.

Бер сәгатькә якын барган митингта башка ялкынлы чыгыш ясаучылар булса да, чара тыныч үтте. Тәртип бозулар күзәтелмәде.

XS
SM
MD
LG