Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья җәмәгатьчелеге Чернобыльдәге атом шартлавы корбаннарын искә ала


Узган гасырның иң зур техноген казасы – Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга 30 ел тулды.

Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга 30 ел. Элекке Советлар Берлегендәге, Европа илләре һәм АКШта әлеге каза корбаннарын искә алалар. Төп чаралар Украина, Беларус һәм Русиядә уза.

Казанда Чернобыль казасы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләр исеме язылган һәйкәл янында әлеге һәлакәткә каршы көрәштә катнашучыларга багышланган митинг узачак.

Мәскәүнең Митински зиратында матәм чарасы каралган. Зиратта казаны юк итү вакытында һәлак булган Русия, Украина, Беларустан 25 кеше җирләнгән.

Белраус президенты Александр Лукашенко 26 апрельдә казадан зыян күргән төбәкләргә барачак. Украина хөкүмәте Чернобыль зонасында эшләүчеләргәр өстәмә акча түләү хокукын кире торгызды.

АКШ хөкүмәте Чернобыль атом станциясендәге каза нәтиҗәләрен юк итү өчен 10 миллион доллар өстәмә бүләчәк. Бу хакта дүшәмбе көнне АКШ Дәүләт Департаменты сүзчесе Джон Кирби әйтте.

Европа комиссиясе шулай ук "атом иминлеге" хисабына 20 миллион евро күчеререгә вәгъдә итте.

Чернобыль атом станциясендәге шартлау нәтиҗәсендә тирә якка барлыгы 50 миллион кюри күләмендә нурланышлы матдәләр тарала. Бу Хиросимада шартлаган атом бомбасы нурланышыннан 500 мәртәбә күбрәк дигән сүз.

Шартлау булган урыннан нурланыш чыгу аның өстендә саклагыч калкан (саркофаг) төзелгәч, 1986 елның ноябрендә генә туктый. Ул калкан искерү сәбәпле хәзер аның өстендә яңа калкан төзелә. Бу төзелешнең бәясе 935 миллион евро булыр дип исәпләнә. Төзелеш өчен акчаның зур өлешен Европа Берлеге бирә.

XS
SM
MD
LG