Миңнеханов Прагада Чехия президенты Земан һәм җирле татарлар белән очрашты

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Прага шәһәре татар җәмәгатьчелеге

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиягә эшлекле сәфәре вакытында II дөнья сугышында һәлак булган совет хәрбиләре зиратында чәчәкләр салды һәм җирле татар җәмгыяте вәкилләре белән күреште.

10 май Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия башкаласы Прагага килде һәм сәфәрен Чехия президенты Милош Земан белән очрашудан башлады. Аның бу очрашуы апрель башында Чехиядә узган Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында буласы иде, әмма кабул итү ягы үтенече белән ул май башына күчерелде.

Чехия президенты Земан, илнең хөкүмәте җитәкчелегеннән аермалы буларак, Русиянең соңгы еллардагы агрессив сәясәтенә карамастан, аның белән тыгыз хезмәттәшлек итү ягында. Земан 2014 елның сентябрендә Татарстан президенты белән инде бер очрашкан иде.

Шунысы игътибарга лаек - бу юлы очрашу тантанасына Чехия һәм Татарстан байраклары гына куелган иде. Сөйләшүләр барган Һрадчаны кирмәнендә дә Татарстан әләме эленде.

Татарстан һәм Чехия әләмнәре сурәтендә Рөстәм Миңнеханов һәм Милош Земан. Прага, 10 май 2016

Рәсми сөйләшүләрдән соң Миңнеханов Праганың Олшанске зиратына килеп, II дөнья сугышы вакытында Праганы нацилардан азат иткәндә һәлак булган совет хәрбиләре каберлегенә килде һәм андагы һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Чарадан соң Татарстан президенты Чехиянең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

Миңнеханов Прагада сугыш каберлегенә чәчәкләрне Чехия татарлары белән салды

Сөйләшүдә Миңнеханов Прагада Сабантуеның кайчан булуы белән кызыксынды. Прага татарлары үз ягыннан, күпләренең бирегә Казаннан килүе сәбәпле, Татарстандагы хәлләрне сорашты, аерым алганда, Казан университетында татарны өйрәнү фәненә булган мөнәсәбәт, татарча белем бирү мәсьәләләрен күтәрде.

Чехия татарлары очрашуга Татарстан байрагы төсендәге тасмалар тагып килгән иде, алар аны Татарстан президентына да тапшырды һәм түшенә беркетеп үк куйды.

Your browser doesn’t support HTML5

Президент Миңнеханов Прага татарлары белән очрашты

Татарстан президентының Чехиягә сәфәре 12 майга кадәр дәвам итәчәк, аннары ул күрше Австриягә китә.

5-6 апрель Чехиянең Көньяк Моравия төбәге башкаласы Брно шәһәрендә Татарстан көннәре үтте. Бу чарада Миңнеханов та катнашкан иде. Татарстан Чехиянең бу төбәге белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырып килә. 4 июньдә Чехия татарлары чираттагы Сабантуен үткәрә.