Гаскәров ансамбле бөтендөнья фольклориадасына җыена

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле Мексикада үтәчәк бөтендөнья фольклориадасына әзерләнә. Ансамбль Мехико һәм Сакатекас шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Әлеге сәфәр өчен әзерләнгән махсус концерт програмы иң беренче тапкыр Уфа тамашачысына тәкъдим ителде.