Европа футбол беренчелеге әле тәмамланырга да өлгермәде, аның төркем уеннарыннан төшеп калган Русия такымы тирәсендә көчле җәнҗал күтәрелде. Уэлс такымы тарафыннан 3:0 исәбе белән тар-мар ителгәннән соң хисле Русия халкы уенчыларны көчле тәнкыйть утына тотты. Аңа кадәр исә такым, Англия белән 1:1 исәбенә уйнап, нибары 1 балл җыя алды. Төркемдә соңгы, дүртенче урынны алган такым чемпионаттан кайтып китте.
Интернетта бу җиңелүгә реакция шартлауга тиң булды. Азатлык аңа бәйле төп фикерләрне һәм реакцияне инде туплап күрсәткән иде. Тик ул чишмә башы гына булып чыкты. Җиңелүдән соң футбол уенчыларының бер өлеше өйгә кайтмыйча гына ял итәргә киткән. Кайткан футболчыларның да, журналистлардан качып, "безгә ник оят булырга тиеш соң?" диюе дә халыкның ачуын нык чыгарган.
Хикәя моның белән генә чикләнми. Монакога ял итәргә дип киткән ике уенчы - Александр Кокорин һәм Павел Мамаев ялларының бер кичен видеога төшереп, Инстаграмга чыгарган.
Монте-Карлоның Twiga төнге клубында төшерелгән видеода Мамаев белән Кокоринның кальян тартып утырулары күренә. Моннан тыш Русия гимны фонында аларга күпсанлы кыйбат шампан шәрабы шешәләрен китерәләр. Матбугатта таралган мәгълүматларга караганда, футболчылар шампанга 250 мең евро түләгән.
"Футболчылар барысын да сыйлаганнар. Кайберәүләр шешәләрне җыеп алып китә иделәр, алар бик күп иде", дип сөйләде Life порталына клубта булган кеше.
Әлеге видеоязмадан соң футбол җанатарлары шартлап протест белдерә башлады. Моңа кадәр үк ачылган, ләкин башта бик популяр булмаган петициягә күпләп кеше имза куя башлаган. Футболчыларны алар уйнаган клубларның өстәмә төркеменә күчерделәр, штраф салдылар. Социаль челтәрләрдә исә аларга туктамас тәнкыйть һәм ачу сибелә бара.
Русия Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин үзенең рәсми твиттерында "Бокалларга салуны башкаларга кушканнар. Болар бокалларга сала алмас иделәр" дип мыскыллап язып чыкты.
Разливать доверили другим. Эти бы точно в бокалы не попали…https://t.co/opAoenUXWK
— Владимир Маркин (@VladimirMarkin) 5 июля 2016 г.
Кайберәүләр хәзерге җыелма уенчыларын танылган совет футболчысы Лев Яшин белән чагыштырдылар.
Лев Яшин отдыхает после победы на Чемпионате Европы 1960 года pic.twitter.com/sVmLZQXsbJ
— Леонид Дегтярёв (@leon_elk) 5 июля 2016 г.
Ләкин иң көчле тәнкыйть Исландия такымы белән чагыштыру фонында булды.
Футболисты сборной России погуляли в Монако с 500 бутылками шампанского.Футболисты сборной Исландии приехали домой и пошли рубить дрова.
— Артём Дерягин (@DerArto) 5 июля 2016 г.
Исландия җыелма такымы бу Европа беренчелегенең ачышы булып саналды. "Исланд могҗизасы" һәм "әкияте" дип аталган бу күренеш көчле әзерлеге булмаган исландларның чирек финалга кадәр үтүе белән бәйле. Исландиядә такым уеннарын бөтен халык диярлек карады, ил халкының 9 проценты беренчелеккә килеп, аның өчен җан атты. Чирек финалда исә Франциягә оттырса да, үз җирендә такымны каһарманнар кебек каршы алдылар.
Исланд футбол такымы фонында Русия җыелмасы гамәлләре бик провокатив күренә. Ничек кенә булмасын, Русия җитәкчелегендәге төрле рәсми затлар инде җыелманы тарату һәм футболны оештыру эшен яңа баштан башларга кирәклеген белдерә.
500 меңнән артык кеше имзалаган петиция көчкә ия булырмы? Анысы якын арада билгеле булыр.