Камилә Шәймиева белән Мөслимә Латыйпова Forbes рейтингыннан төшеп калган

Камилә Шәймиева (с), Мөслимә Латыйпова, Гүзәлия Сафина (у)

2015 елда Шәймиева белән Латыйпова Forbes рейтингының 9 һәм 14 урыннарда иде

Татарстанның беренче президенты оныгы Камилә Шәймиева һәм “Бәхетле” кибетләре челтәре хуҗабикәсе Мөслимә Латыйпова быел Forbes журналы төзегән Русиянең иң бай хатын-кызлар исемлегенә кермәгән.

2015 елгы рейтингта Шәймиева белән Латыйпова 9 һәм 14 урыннарда иде. Былтыр Forbes Шәймиеваның байлыгын 190 млн доллар, Латыйпованыкын – 135 млн доллар дип билгеләгән булган.

Быел Татарстаннан Forbes рейтингында бер генә хатын-кыз калган. Ул – ТАИФ оешмасының баш мөдир урынбасары Гүзәлия Сафина. 145 млн доллар дип исәпләнгән байлыгы белән Сафина 13 урында тора (былтыр – 430 млн доллар белән 3 урында иде).

Русиянең иң бай гаиләләре исемлегенә Forbes журналы Татарстанның беренче президенты уллары Айрат һәм Радик Шәймиевларны кертте. Бертуганнарның байлыгы 1,7 млрд доллар белән исәпләнә һәм алар 5нче урынны били.