Русия Югары мәхкәмәсе Ирек Мортазинны якламады, ул сайлаудан төшеп кала

Ирек Мортазин

"Русия Югары мәхкәмәсе карарын канунга ярашлы дип санамыйм. Ләкин ул Татарстанның Мәскәү алдында яхшы исәптә торуын күрсәтә. Бу ниндидер бер өметсезлек, дип белдерә Мортазин.

Бүген Русиянең Югары мәхкәмәсе “Яблоко” намзәте Ирек Мортазинны сайлаурдан читләштерү турындагы Татарстанның Югары мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды.

1 сентябрьдә "Гадел Русия" намзәте Раушания Билгилдиева мөрәҗәгате нигезендә Татарстан Югары мәхкәмәсе Ирек Мортазинны сайлауалды кампаниясеннән төшереп калдырды. Мортазин сайлау документларында үзенең “яла ягу” маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылганын күрсәтмәүне сәбәп дип таптылар.

Ул вакытта Билгилдиева карар белән канәгать калды һәм “Мортазин кебек сәясмәннәргә беззнең республикада урын юк”, - дип белдерде. Мортазин үзе “мин сайлауларда җиңәргә мөмкин, шуңа күрә Татарстан хакимияте паникага бирелде, мине сайлауларда катнаштырмаска телиләр”, диде.

Русия Югары мәхкәмәсенең бүгенге карары чыкканнан соң Мортазин “Idel.Реалии"га “Татарстан Мәскәү белән сөйләшкән” дип белдерде.

"Русия Югары мәхкәмәсе карарын канунга ярашлы дип санамыйм. Ләкин ул Татарстанның Мәскәү алдында яхшы исәптә торуын күрсәтә. Бу ниндидер бер өметсезлек", дип нәтиҗә ясый Мортазин.