"Юлламаның дәүләт статусы югалды, ул төбәк юлламасына әйләнде"

Рөстәм Миңнеханов

21 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юлламасын ирештерде. Белгечләр юлламада яңа идеяләр булмады, министрлыкларның җыелма хисабына охшаган иде, дип белдерә. Татарча аз сөйләүгә дә алар риза түгел.

Азатлыкка фикер белдергән белгечләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның 21 сентябрь көнне Дәүләт шурасына юлламасын тонык, яңа идеяләр булмады, гомум гыйбарәләр күп кулланылды дип бәяли. "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, юллама Советлар Берлеге заманнарында партия обкомы җыелышындагы кебек бик гади булган.

"Миңнеханов бу юлы бөтен четрекле мәсьәләләрне әйләнеп узарга тырышты. Мин аның чыгышын нигә шулай ясаганлыгым аңлыйм, чөнки вазгыять гадәттән тыш катлаулы. Кризисның да, Мәскәүдәге хакимият белән дә ни булып бетәчәге билгеле түгел. Шуңа Миңнеханов гомум сүзләрдән торган тәти чыгыш әзерләгән дип уйлыйм", ди Әхмәтов.

Рәшит Әхмәтов

Әхмәтов фикеренчә, президентның бу чыгышы иртәгә яңа көн туар, көтик әле сымаграк яңгыраган. "Әйдәгез, кырыйга китебрәк торыйк; әйдәгез, тынычланыйк; өстә утырганнар безгә тимәсеннәр, яхшырак вакытлар килер әле, без аны көтәбез дигән рухта иде. Кабаланмаска, үзгәрешләрне күзәтергә дигән кебегрәк гыйбарәләрдән торган бу чыгыш Татарстан үткән 10 ел дәвамында ничек үскән булса, шул килеш эшен дәвам итәчәк сымаграк яңгырады", ди белгеч.

Президентның урыс телен укытуга караган сүзләре Рәшит әфәндене бигрәк тә сагайткан. "Миңнехановның Татарстанда урыс телен укытуда туган кыенлыкларны да хәл итәрбез дигән фикерләрен мин Русиядә православ карашлы яңа министрның билгеләнүе уңаеннан әйтелгәндер дип исәплим. Президент сүзләре аңа юнәлгән кебек иде", ди Әхмәтов.

Думага сайланган депутатларга 15 баланы ул һәм кызлыкка алырга тәкъдим итәм

Белгеч президентның күп балалы гаиләләрне данлавына да гаҗәпләнгән. "14-15 балалы гаиләләрне мактавы һәм алардан үрнәк алырга кирәк дип чакыруы да ике яклы. Мин, хезмәт хаклары бик әйбәт булганга, Татарстаннан Русия Думасына сайланган яңа депутатларга 15 баланы ул һәм кызлыкка алырга тәкъдим итәр идем", ди ул.

Русия Думасына 18 сентябрь булган сайлау нәтиҗәләренә карата тәфсилле бәя булмау да Әхмәтов күңеленә хуш килмәгән. Залдагыларның да сайлауга карата күбрәк фикер көтүләре сизелде ди ул.

Чыгышта мәдәнияткә, фәнгә караган сүзләрнең булмавын, яңа көтелмәгән идеяләр тәкъдим ителмәүне Әхмәтов юлламаның зур җитешсезлеге буларак кабул иткән.

Миңнехановның бу чыгышын озакламый, 2018 елда Русиядә президент сайлауга әзерлек алдыннан булган нотык итеп тә кабул иткән ул.

"Русия президентын сайлауда Татарстанда җыелган тавышлар әһәмияткә ия булачак. Татарстанның сайлаучыларны үз контролендә тота алуны узган сайлау дәлилләде инде. Путинның президент кампаниясенә күп тә калмады. Нәкъ менә шушы кампания вакытында Миңнехановның Татарстан файдасына яңа идеяләре күренәчәк әле", дип Әхмәтов иртәгәге көнгә өметләр дә баглый.

Юллама бер сәгать дәвам итте. Шул вакыт эчендә ике дәүләт теленең берсе – татарча бары өч минут тирәсе генә яңгырады. Юлламаны Миңнеханов татарча башлады башлавын, әмма чыгышының төп өлешен урыс телендә генә сиптерде. Бары тик авыл темасына кагылган берничә җөмлә генә туган телдә әйтелде. Анысын залда утырганнар алкышларга күмде. Әллә чыннан да авыл киләчәге өчен борчылып кул чаптылармы, әллә татарча яңгыраганга куандылармы – бу ягы аңлашылмады.

Икетеллелек мәсьәләсенә кагылып киткәндә президент татарчага күчте. Ул: "Тел – милләтнең төп билгесе. Туган телне саклау, аны үстерү – уртак бурыч. Татар теле дәресләре балалар өчен кызык булырга тиеш. Татар теле, татар теле укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү мөһим", дип сөйләде.

Индус Таһиров

Президент юлламасын академик Индус Таһиров та тыңлады. Ул Азатлыкка татар теле турында сүз булды, әмма аның мөһимлегенә басым ясау җитеп бетмәде дип әйтте. Шулай ук Индус Таһиров Татарстан президенты юлламаны ике телдә дә бертигез сөйләргә тиеш иде ди.

"Миңнеханов республика, аның халкы турында сөйләде. Икътисад турында күбрәк сөйләнсә дә, аның нигезендә милләт, тел проблемы ята. Шулай да татар теле мәсьләсенә басым ясау, аны саклау, үстерү әһәмиятен аңлатып бирү җитмәде дип саныйм.

БДИны туган телдә биреп булмый, татарга каршы Дума тарафыннан башкарылган эшләр турында әйтергә кирәк иде. Ачыктан-ачык әйтү мөмкин дә түгелдер. Урыс теле турында сүз булды. Урыс теленә каршы түгелбез, татар урыс телен дә яхшы белә, куллана, ләкин үз теленә, гореф-гадәтләренә игътибар җитеп бетми.

Исхаков мэр булганда шәһәр сессияләрен татарча да алып бара иде

Юлламаны тыңлаганда залда Татарстан мөфтие Камил Самигулинны күрдем, вәгазьләрне татар телендә алып барырга кирәк дигән сүзләре искә төште. Рәхмәт аңа. Юллама ике телдә бертигез барырга тиеш иде. Башта Русия гимны, аннары Татарстанныкы яңгырады бит. Чыгыш ясаганда да шулай булырга тиеш. Ләкин урыс теленә өстенлек бирелә. Камил Исхаков Казан мэры булган вакытта шәһәр сессияләрен татарча да алып бара иде. Хәзер аларны искә аласы гына калды. Ярамый, дөрес түгел. Кемнән куркабыз? Кирәкми куркырга, бездә бит ике дәүләт теле. Бертигез куллану мөмкин.

Телне саклау, үстерү – һәр милләт бурычы. Урыс та, татар да моңа омтылырга тиеш. Юлламаны тыңлаганнан соң Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары сессиядә эшен дәвам итте. Анда бердәнбер татарча яңгыраган сорау Разил Вәлиевнеке булды. Ник татар телендә дә бармый ул утырышлар? Дәүләт үз халкы белән үз телендә сөйләшә икән, ул дәүләт теле була. Тел кулланылмый икән, аның дәүләт дәрәҗәсе юкка чыга", дип фикерләре белән уртаклашты күренекле академик.

Айрат Фәйзрахманов

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов та Миңнеханов юлламасында татарча бик аз сөйләгәнгә игътибар иткән.

Президентның юлламасы гадәттәгечә күңелсез рәвештә узса да, аны Татарстан өчен мөһим вакыйга буларак бәяли ул. Татарстанның алдагы елда нинди юнәлештә баруы юлламага бәйле дип белдерә.

"Миндә текстның оригинальлеге һәм куелган мәсьәләләрнең яңалыгына карата каршылыклы тәэсирләр уянды. Әгәр элегрәк бу Татарстанның дәүләт буларак киләчәге образы, проблемнарны анализлау һәм яхшы теләкләр теләү булса (1990-нчы еллар ахыры – 2000нче еллар башындагы юлламаларга күз салу җитә), хәзер министрлык һәм оешмаларның җыелма хисабына кайтып калды. Шуңа күрә юлламада сүз күбрәк ирешелгән уңышлар турында булды, проблемнар күтәрелмәде.

Юлламаның эчке сәясәт турындагы өлешендә демократик һәм ватандашлык җәмгыяте сораулары гомум төшенчә булган ватанпәрвәрлеккә, социаль юнәлешле оешмаларны үстерүгә һәм шимбә өмәләре сымаграк җирле иҗтимагый үзидарәгә кайтып калды.

"Бөек Русияне безнең Татарстан кебек көчле төбәкләр ясый", "безнең лидерның эзлекле сәясәте", "дөнья державасы" һәм башка сүзтезмәләр игътибарны җәлеп итте. Элегрәк мондый риторика Татарстан президенты юллмасына хас булмый торган иде. Исегездә булса, былтыр Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Мәгариф һәм фән министрына Татарстанны "төбәк" дип атаганга да кисәтү ясаган иде. Бүген исә юлламаны әзерләүчеләр әлеге төшенчәне чыгышка керткән.

Бу нәрсә: идеологларның борылуымы, федераль үзәккә ошарга тырышумы, модага ияреп сукырларча телевидение шаблоннарын күчереп алумы яки инде сәяси лояльлекнең мәҗбүри шартымы? Вакыт күрсәтер. Ничек кенә булса да, Татарстан "Көчле Татарстан – көчле Русия" дигән төшенчәне шигар дәрәҗәсенә җиткермичә дә булдыра ала иде. Юлламаның дәүләт статусы югалды, ул төбәк юлламасына әйләнде", ди Фәйзрахманов.

Татарстан президентының Дәүләт шурасына юлламасы

​Миңнеханнов юлламасы иртәнге сәгать 10га билгеләнгән иде. 9да ук Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залы тирәсен иминлек хезмәте камап алды.

Соңга калмыйм дип беренчеләрдән булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин килде. Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә соңга калырга яратмый. Аның белән бер үк вакытта Татарстан митрополиты Феофан да килеп җитте. 10 тулганда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафиннан кала барысы да урынында иде. Президент алдыннан яшен тизлегендә йөгереп керергә өлгерде Вафин.

Сәйдәш залына Дәүләт шурасы депутатлары, Русия Думасына яңа сайланганнары да, министрлар, район башлыклары җыелган иде. Араларында руханилар, шагыйрьләр, музыкантлар, каләм ияләре дә күренде.

Миңнеханов биш минутка соңлап килде. Аның белән бергә "Татнефть" башлыгы Наил Маганов белән Казан мэры Илсур Метшин керде. Миңнеханов журналистлар белән урысча "Привет" дип кенә исәнләште. Сәламәтлеге яхшы ук булмау президентның йөзенә дә чыккан иде. Авырганлыгы чыгыш ясаганда да сизелде.