Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Русиядә яңа мәгариф министры да, балалар омбудсмены да Урыс православ чиркәве белән тыгыз бәйләнештәге кешеләр. Белгеч фикеренчә, башта татарча белем бирүгә киртә куелды, хәзер инде православ дин нигезләрен укытуга өстенлек бирелергә мөмкин.

Русиянең мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгән Ольга Васильеваның сишәмбедә Казанга килеп президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы һәм "Киләчәк фәне" ("Наука будущего") конференциясендә катнашуы турында хәбәр ителгән иде. Соңгы минутта ул сәфәрен кичектерергә булган, сәбәбе хәбәр ителми.

Урыс чиркәве белгече булган, фәнни хезмәтләрен дәүләт һәм чиркәү бәйләнешләренә багышлаган, Сталин чорын аклаган һәм ватанпәрвәрлек идеясе ул "урыс җирләре өчен!" дип белдергән Васильеваның әлеге вазифага билгеләнүе Русиядәге татар-башкортларны сагайткан иде.

Озак та көтәргә туры килмәде, Русиядә балалар хокуклары вәкиле итеп чиркәүгә якын тагын бер кеше – Анна Кузнецова билгеләнде. 34 яшьлек Кузнецованың ире Пензада чиркәү рухание, алты балалары бар. Ул үзе Пензада "Покров" вакыфын җитәкли.

Димәк Русиядә киләчәк буын мәсьәләләрен хәл итүче төп ике вазифада да хәзер Урыс православ чиркәвенә якын булган кешеләр утыра.

Марат Лотфуллин

Марат Лотфуллин

Галим Марат Лотфуллин әйтүенчә, балалар белән эшләү өлкәсенә православиега якын булган кешеләр билгеләнү беренче чиратта татар һәм башкортларга зыян салырга мөмкин.

"1860нчы елларда Русия мәгариф министры булган Дмитрий Толстой тәкъдим иткән урыслаштыру програмы нигезендә башта татар-мөселманнарга урыс теле укыту тиеш дип билгеләнә. Аны татарлар укытырга тиешлеге әйтелә. Заманында Каюм Насыйри шуның белән шөгыльләнгән.

Аннары төрле дәресләрне дә урыс теленә күчерү карала. Урыс телендә укырга күнеккәч кенә православие кертергә диелә. Мин бу билгеләнүләр шуның соңгы этабы – татарларны православ диненә күчерүнең башлангычы дип исәплим.

Татарстанда әле моңа каршы торырлар дип уйлыйм, ә менә төбәкләрдә хәл авыр. Татарстанда бит ике миллион гына татар яши, калган татарлар Русия җирләрендә гомер кичерә.

"Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" өйрәнү курсы дүртенче, ягъни башлангыч сыйныфта укытыла. Ә башлангычта бер генә укытучы укыта, шуңа төрле курсны сайлау формаль генә дип саныйм. Мисал өчен, Сембер шәһәрендә ислам дине нигезләрен өйрәтү өчен мөселман кешесен эзләп йөрмәячәкләр.

Бу министр килгәч, мәктәпләрдә православ дине нигезләрен укыту ныгыр дип уйлыйм

Бу министр килгәч, мәктәпләрдә православ дине нигезләрен укыту ныгыр дип уйлыйм. Чиркәү аны әле 4нче сыйныфта гына түгел, югарырак сыйныфларга кертүгә дә ирешер. Ул бит бу вазифага юкка куелмаган”, ди Лотфуллин.

Күптән түгел Мәскәү патриархаты дьяконы Герман Демидов та мәктәпләрдә дини мәдәниятләрне төрле елларда укытуга күчүнең балаларга дин өлкәсендәге наданлыкларын бетерергә ярдәм итәчәгенә ишарә ясады. Ул “Православ мәдәният нигезләрен” укучылар санының елдан-ел арта баруын һәм ата-аналарның өчтән бер өлеше бу модульне сайлавын сөйләде.

Быелның гыйнвар аенда Русия мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк 2015 елда православ мәдәнияте нигезләрен Русия мәктәпләрендә ярты миллионга якын укучы укуын әйтте.

2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләрендә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне кертелде. Билгеле булганча, шушы фән кысаларында тәкъдим ителгән алты юнәлештән – “Православ мәдәнияте нигезләре”, “Ислам мәдәнияте нигезләре”, “Буддизм мәдәнияте нигезләре”, “Иудаизм мәдәнияте нигезләре”, “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре”, “Дөньяви әхлак нигезләре” модульләреннән Татарстанда дөнья диннәре яки әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылган иде. Ләкин Урыс православ чиркәвенә бу ошамый. Татарстан митрополиты Феофан моңа берничә тапкыр ишарәләде.

Русия төбәкләрендә әлеге фән мәсьәләсендә вазгыять төрлечә. Берничә ел элек Сарытаудан "Мәктәптә дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләрен өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар" исемле халыкара конференциягә килгән укытучы Ольга Романцова үз төбәгендә православ мәдәнияте нигезләре укытылу хакында әйтте. Арада булган мөселманнар да моңа уңай карый дип белдерде ул. Әмма чиркәүләргә барганда, ул балалар шәмнәр куймый, үзләренең башка дин вәкилләре булуын аңлый дип сөйләде укытучы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG