Төркиянең Анталия шәһәрендә сәүдә-сәнәгать пулаты каршындагы машиналар кую урынында көчле шартлау булган дип хәбәр итә NTV телеканалы. 10-12 кеше җиңелчә яраланган, һәлак булучылар турында әйтелми. Шәһәр мэры Мендерес Түрел сүзләренә караганда, бер машина шартлаган дигән фараз бар. Шартлау бик көчле булган. Бәлки, машина техник яктан төзек булмагандыр, ул версия дә карала, ди мэр.
Түрел теракт булу мөмкинлеген дә кире какмый.
Яраланучыларның күпчелеге сәүдә-сәнәгать пулаты хезмәткәрләре, аларга пыяла кыйпылчыклары эләккән.
Habertuk Twitterда вакыйга булган урыннан видео урнаштырган.
SON DAKİKA! #Antalya%27da patlama... Antalya Büyükşehir Belediye Başkanı Menderes Türel: Yaşamını yitiren yok, hafif yaralılar var pic.twitter.com/ceKXRZLytE
— Habertürk TV (@HaberturkTV) 25 октября 2016 г.
Әлеге вакытка бина тирәсе полиция белән уратып алынган, анда дистәләгән ашыгыч ярдәм машинасы тора. Шартлау урыны шәһәрнең туристик районнарыннан еракта урнашкан.
Күптән түгел Анталия белән Кемер шәһәрләре арасында балык эшкәртү фабрикасының бер корылмасын өч ракета җибәреп шартлатканнар иде.