АКШның элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт Сүрия качакларын кабул итүне һәм мөселман илләреннән чыккан мөһаҗирләргә виза бирүне туктатырга җыенган Дональд Трамп гамәлләренә җавап итеп, һәм мөселманнарга теләктәшлек йөзеннән үзе дә мөселман булып теркәлергә риза булуын белдерә.
"Мине католик динендә үстерделәр, аннары протестанлыкка килдем, ә соңрак ата-бабаларымның яһүди диненнән булганын белдем. Хәзер мин теләктәшлек йөзеннән мөселман булып язылырга әзер", дип яза Олбрайт үз твиттерында.
I was raised Catholic, became Episcopalian & found out later my family was Jewish. I stand ready to register as Muslim in #solidarity.
— Madeleine Albright (@madeleine) January 25, 2017
"Азатлык сынында кечкенә шрифт белән язылган урыннар юк. Кешенең чыгышына һәм нинди дин тотуына карамастан, Америка ачык булырга тиеш", дип өсти ул.
There is no fine print on the Statue of Liberty. America must remain open to people of all faiths & backgrounds. #RefugeesWelcome pic.twitter.com/4LvMiZTRJJ
— Madeleine Albright (@madeleine) January 25, 2017
Чәршәмбе АКШ президенты Дональд Трамп ил чикләренең иминлеген ныгыту һәм Кушма Штатларда рөхсәтсез яшәүче мөһаҗирләрдән арыну турында ике фәрман имзалады.
Трамп фәрманнары АКШ белән Мексика арасында чик дивары төзүне, рөхсәтсез мөһаҗирләргә каршы чаралар күрелми, алар тоткарланмый һәм кулга алынмый торган шәһәрләргә федераль казнадан финанс ярдәмен туктатуны күздә тота.