Азюрка мәктәбе мөдире укытучыларга хиҗаптан йөрүне тыю карарын гамәлдән чыгарды

Азюрка мәктәбе

Мәктәп мөдире тышкы кыяфәт һәм яулыктан булган укытучыларга чыгарылган язмача кисәтүләр турындагы боерыкларны гамәлдән чыгардым дип әйткән.

Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе мөдире Вера Липатова мөслимә укытучыларга яулыктан йөрүне тыю турындагы үз карарын үзгәрткән. Бу хата Facebook битендә журналист Ирек Биккинин яза.

"Липатова 11.02.2017 укытучыларга: "Мин барлык карарларны, ягъни тышкы кыяфәт һәм яулыктан булган укытучыларга чыгарылган язмача кисәтүләр турындагы боерыкларны гамәлдән чыгардым дип әйткән", дип яза Биккинин.

Билгеле булганча, элегрәк Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе укытучыларын яулык салмаган өчен эштән куу белән янадылар. Хәтта ике укытучыны "үз теләкләре белән" дип эштән азат иттеләр.