Алексей Песошин Татарстан хөкүмәте башлыгы итеп расланды

Алексей Песошин депутатлар алдында чыгыш ясый

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары 87 тавыш белән Алексей Песошинны хөкүмәт башлыгы итеп сайлады.

Татарстан Дәүләт шурасы Алексей Песошинны республиканың хөкүмәт башлыгы итеп сайлады. Песошинны 87 депутат хуплады. Берәү тавыш бирүдән тотылып калды, берәү каршы булды. Утырышка 100 депутатның 89ы килгән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Песошинны тәкъдим итеп, нәтиҗәле эшләүче җитәкче, үз эшенең остасы, бизнеста да, район һәм шәһәр муниципалитетында уңай яктан гына күрсәтте, дип белдерде.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев республиканың зурлыгын, күпмилләтле булуын искә алып, хөкүмәт тиешле югарылыкта эшләргә тиеш дип әйтте.

КПРФның Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов чыгыш ясап, Песошин халык алдында торган социаль сорауларны, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен чишәр, республикада банклар кризисына чик куяр дип өметләнүен белдерде.

Дәүләт шурасы утырышы

"Ауропалы Татарстан" сәяси блог җитәкчесе Артур Хаҗиев фикеренчә, Песошин килеп туган проблемаларны хәл итү өчен кискен хәрәкәтләр ясамаячак.

"Яңа премьер җәнҗалларда әллә ни катнашмады һәм үз артыннан җитди такым да тартып бармый. Ул республикада килеп туган үзенчәлекле вәзгыятьтә мантыйк ягыннан караганда туры килеп торучы фигура. "Ничек бар, шулай калдырырга, кискен хәрәкәтләр ясамаска" дигән мантыйк кысаларында бу шулай. Мондый адым проблемнарны хәл итми, ләкин аларның артуын кисәтергә мөмкин. Карарбыз, эшли алырмы ул.

Песошин – республика кешесе, читтән, федераль үзәктән килмәгән. Шуңа күрә аны раслау ниндидер үзгәрешләр, яки яшерен тектоник хәрәкәтләр сигналы дип атарга кирәкми", ди Хаҗиев.

****

Песошин 1963 елда Казанда туган. 1986 елда Казан дәүләт университетын инженер-механик белгечлеге алып тәмамлый.

2007 елда "Алтын башак" ("Золотой колос") ширкәте җитәкчесе урынбасары була. 2007-2010 елларда Казан шәһәренең Совет районы хакимияте башлыгы булып эшли. 2010 елдан 2014 елның гыйнварына кадәр Песошин Казан башкарма комитеты җитәкчесе иде. 2014 елның 10 гыйнварыннан Татарстан премьер-министры урынбасары булып эшләде.

3 апрельдә Илдар Халиков Татарстан премьер-министры вазифасыннан киткәч, Алексей Песошин премьер-министр вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде.