Бавариядәге автобус казасында 18 кеше һәлак булган

Янгын сүндерүчеләр Германиядә казага очраган автобусны сүндерә

Бавариядә автобус казасында 18 кеше һәлак булган. Полиция хәбәренчә, алар янганда автобус эчендә калган. Корбаннарның төгәл саны җәсәдләрне тану уздырганнан соң билгеле булачак, диелә.

Каза нәтиҗәсендә шулай ук 30 кеше яраланган, аларның кайберләре авыр хәлдә.

Каза 3 июльдә Мюнхберг янында җирле вакыт белән иртәнге сәгать җидедә була. Автобус йөк машинасына бәрелә һәм яна башлый. Бәрелешнең сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Автобуста ике йөртүче һәм 46 пассажир була. Полиция мәгълүматынча, анда ялга баручы пенсионерлар булган.

2 июльгә каршы төндә Татарстанның Зәй районында да автобус казасы нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булды. Бүгенге мәгълүматларга караганда, аларның дүртесе - балалар. Самардан Ижауга баручы ул автобус та йөк машинасы белән бәрелеп, янды.