Башкортстанның Белорет районында автобус казасында өч кеше һәлак булды

Белорт юлында казага очраган автобус (Башкортстан эчке эшләр министрлыгы фотосы)

Башкортстанның Белорет районында маршрут автобусы белән җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды.

Һәлакәт 6 июль иртән Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорски юлының 189нчы чакрымында булды. Беренчел мәгълүматларга караганда, Белореттан Әүҗән авылына таба баруы ВАЗ2110 машинасы каршы як юлга чыга һәм автобус белән бәрелешә. Җиңел машинаны йөртүче һәм андагы бер ир һәм бер хатын-кыз һәлак була.

2 июльгә каршы төндә Татарстанның Зәй районында автобус казасы нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булды, аларның дүртесе - балалар. Самардан Ижауга баручы ул автобус йөк машинасы белән бәрелгәннән соң янга авып янды.