"Урыс телле ата-аналар комитеты" Русия мәгариф министрына хат әзерли

"Татарстанның рус мәдәнияте җәмгыяте" тарафыннан узган язда оештырылган "Татариянең урыс телле ата-аналар комитеты" Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсендә Русия мәгариф министрына мөрәҗәгатькә тәкъдимнәр җыя башлады.

Ата-аналар үз тәкъдимнәрен Мәскәүгә "танылган хокук яклаучы" аша җиткерергә тели. Оешманың Вконтакте сәхифәсендә әйтелгәнчә, ул Русиякүләм ата-аналар җыелышында катнашачак һәм комитетның тәкъдимнәрен министр Ольга Васильевага җиткерергә ризалашкан. Хокук яклаучының исемен комитет, Татарстан җитәкчелегенә белгертмәү максатыннан, әйтми.

Төркем хәбәренә күрә, Путиннның урыс теле булмаган телләргә каршы Йошкар-Оладагы белдерүеннән соң мондый мөрәҗәгать нәтиҗәле була ала, чөнки алар "фактлар" җыячак.

Idel.Реалии хәбәр иткәнчә, "Татариянең урыс телле ата-аналар комитеты" телләр өйрәнү стандартын ата-аналарның үзләренә сайлау хокукы булдыруны таләп итә. Аларның тәкъдимнәренең берсе – татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемәдә "Әдәбият" курсында өйрәнү.

Татарстанда бер төркем ата-аналар татар теленең дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылуына каршы чыга. 20 июль Йошкар-Олада Русия президенты Владимир Путин урыс теленнән башка телләрне мәҗбүри укыту ярамаганлыгын белдергәннән соң бу мәсьәләдә киеренкелек артты.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов исә Азатлыкка "Уку-укыту програмнары федераль үзәк кануннарына туры килә, федераль стандарларны үтибез, Русия мәгариф һәм фән министрлыгыннан дәгъвалар юк", дип белдерде. Аның сүзләренчә, республикада телне укыту мәсьәләсендә уртак фикергә киленгән, каршылык юк.