Испания хакимияте Каталония референдумы турындагы сайтларны яба башлады

Барселонада каталаннар маршы

Сайлау бүлгесе турында мәгълүмат алу һәм референдумда тавыш бирү бюллетенен бастырып чыгару мөмкинлеге бирә торган интернет сайт Испания мәхкәмәсе тарафыннан блокланган.

1 октябрь референдумда катнашучылар өчен ясалган www.referendum.cat сайтында "Бу домен мәхкәмә карары белән ябылды һәм хәзер аның карамагында", дигән белдерү тора.

Бу сайтны Каталония җитәкчелеге референдум өчен әзерләнгән ун миллион бюллетеньне Испания полициясе тартып алганнан соң ачкан иде. Моннан тыш, Барселонаның 13нче бүлге мәхкәмәсе интернет-провайдерларга референдумга кагылышлы теләсә кайсы сайтны блокларга кушты. Исемлектә 10 интернет адрес бар.

Каталониядә Испаниядән аерылып чыгу турындагы рефрендум 1 октябрьгә билгеләнде. Мадрид референдум уздыруны тыйды, мәхкәмә аны Конституциягә каршы килә дип таныды. Рефередум әзерләүчеләр полиция тарафыннан эзәрлекләнә башлады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.