Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталониядә бәйсезлек турындагы референдум әзерләүчеләр тоткарланган


Барселонада каталаннар маршы
Барселонада каталаннар маршы

Испания полициясе Каталония хөкүмәтенең 14 түрәсен тоткарлаган. Мадрид Каталония бәйсезлеге турында референдум уздыруга юл куймаска тырыша.

Тоткарланучылар арасында Каталония хөкүмәтенең икътисади мәсьәләләр өчен җаваплы баш секретаре Хосеп Мария Юве һәм Каталония вице-президенты Ориол Джункерас та бар. Башкалар Каталония хөкүмәтенең төрле бүлекләрендә, шул исәптән, икътисади һәм бюджет мәсьәләләре департаментында эшлиләр, дип белдергән полиция вәкиле.

Тоткарлауның сәбәбе аталмый, ләкин элегрәк Испания хөкүмәте референдум әзерләүче вазифадагы затлар җинаять гаепләвенә дучар булырга мөмкин, дип кисәткән иде. Полиция хәбәр итүенчә, тоткарлау кысаларында 22 тентү уздырылган.

Басрелонада Юве тоткарланган офис янына йөзләгән кеше килгән. Алар "Бәйсезлек" һәм "Без тавыш бирәчәкбез", дип кычкыра. Күпләр кызыл һәм сары каталон әләмнәренә ябынган.

Каталониядә Испаниядән аерылып чыгу турындагы рефрендум 1 октябрьгә билгеләнде. Мадрид референдум уздыруны тыйды, мәхкәмә аны конституциягә каршы килә дип таныды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG