Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония референдум ниятен Мадридка белдерәчәк


Каталония бәйсезлеге тарафдарлары
Каталония бәйсезлеге тарафдарлары

Испаниядән бәйсезлек алу теләге көчәя барган Каталония парламенты бәйсезлек референдумы үткәрү өчен Мадридтан рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәргә дигән тәкъдимне хуплады.

Бу мәсьәләне тавышка куяр алдыннан фикер алышулар вакытында парламент бинасы янында дистәләрчә кеше бәйсезлек әләмнәре күтәреп торды. Шул ук вакытта Испания әләмнәрен күтәреп "Каталония ул Испания" дип кычкыручы кечкенәрәк төркем дә бар иде.

Референдум үткәрүне яклап тавыш бирү соңгы елларда бәйсезлек яклы күп кенә урам җыеннары үткәргән Каталония өчен мөһим бер адым булса да, аның юридик әһәмияте ул кадәр зур түгел. Каталония бәйсезлек референдумы үткәрергә рөхсәт сорап федераль үзәккә мөрәҗәгать итә ала, әмма Мадрид бу мөрәҗәгатьне кире кагар дип көтелә.

Мариано Раһой
Мариано Раһой
Испания премьер-министры Мариано Раһой Каталониягә андый референдум үткәрү мөмкинлеге бирмәячәген кат-кат әйтеп килә. Моны ул 1978 елгы Испания конституциясенең илне бары тик бербөтен итеп кенә күрүенә һәм Испания тормышына тәэсир итүче барлык мәсьәләләрне бары тик илкүләм референдумда гына карауны рөхсәт итүенә, төбәкләрдә андый референдумнарның рөхсәт ителмәвенә нигезли. Раһой хөкүмәте Испания парламентында күпчелеккә ия. Төп оппозицион фирка булган социалистлар да Каталония референдумына каршы.

Шулай да, Каталония парламентындагы тавыш бирү, референдум яклыларның көтелгән өчтән ике күпчелеккә чак кына җитми калуына карамастан, бәйсезлеккә омтылучы көчләрне тагын да канатландырып җибәрә ала.

Мадридның каршы булуына карамастан, Каталония сәясәтчеләре референдумны ничек тә булса үткәрергә дигән карарга килә ала. Әмма бу очракта алар канун ягыннан караганда үзләрен куркыныч хәлгә куячак. Испаниянең бәйсезлеккә омтылучы Баск төбәге дә 2005 елда бәйсезлек референдумы үткәрергә теләгән иде. Ул чакта Мадрид баскларга андый тавыш бирү үткәрүне рөхсәт итмәде һәм рөхсәтсез референдум үткәрүчеләрне төрмәгә ябу белән янады.

Шуңа күрә Каталония сәясәтчеләре хәйләкәррәк адымга барып төбәктәге киләсе парламент сайлавын бәйсезлек референдумына әйләндерә ала. Ул сайлауда катнашучы фиркаләр бәйсезлек мәсьәләсенә үзләренең мөнәсәбәтен ачык итеп белдерергә тиеш булачак. Андый шартларда бәйсезлек яклы фиркане яклап бирелгән һәрбер тавыш бәйсезлекне яклап бирелгән тавыш дип саналачак. Бәйсезлек яклы фиркаләр ныклы яклау алса, бәйсезлек референдумы үткәрү өчен көрәшүчеләр ул сайлау нәтиҗәләрен Мадрид рөхсәте беләнме, рөхсәтсезме референдум үткәрү өчен өстәмә бер коралы итеп куллана алачак.
XS
SM
MD
LG