Конституция көнендә чираттан тыш "Мин татарча сөйләшәм" чарасы үткәрелә

2017 елның 26 апрелендә узган "Мин татарча сөйләшәм" чарасы

Дөнья татар яшьләре форумы, гадәттә, апрель аенда оештырган "Мин татарча сөйләшәм" чарасын чираттан тыш Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлап үткәрә.

6 ноябрь көндезге өчтә Казанның Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" чарасы үткәрелә. Гадәттә чара 26 апрель, Габдулла Тукай туган көнендә узса, бу юлы ул Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлана.

"Гасыр чиреге ул – үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе – республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгы һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Русиядә иң уңышлысы булды", диелә рәсми хәбәрдә.

Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра. "Татар яшьләре аңлый: алар да Республика язмышы өчен җаваплы. Милли һәм рухи гадәтләребезне яклау – яшьләрнең бурычларының берсе", ди яшьләр форумы.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасында гадәттәгечә җанлы татар музыкасы, яшь бәйсез башкаручылар яңгыраячак. Чарада эстрада һәм альтернатив музыка вәкилләре чыгыш ясаячак, дип көтелә.

Элегрәк 6 ноябрь көнне шулай ук Татарстан иҗтимагый үзәгенең дә концерт-митинг үткәрүе билгеле булды. Ул чара көндезге сәгать бердә башлана.

Татарстан Конституциясе 1992 елда Татарстан Югары шурасы тарафыннан кабул ителә. Ел саен 6 ноябрь Татарстан Конституциясе буларак бәйрәм ителә, Татарстанда ул ял көне. Мәскәү таләбе белән Конституция күп тапкыр үзгәртелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.