"Мин татарча сөйләшәм" чарасында Татарстан Конституциясе маддәләрен аңлатачаклар

Татарстанда референдумның 25 еллыгына яшьләр әләм тарата

6 ноябрь Казанда узачак "Мин татарча сөйләшәм" чарасына урыс һәм чуаш оешмалары да чакырылган. Чараның төп темасы – Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы.

6 ноябрь Казанның Бауман урамында чираттан тыш уздырылачак "Мин татарча сөйләшәм" чарасында башка милләт оешмалары да катнаша. Бу хакта чарага багышланган матбугат очрашуында Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин белдерде. Шулай ук бер сәхнәдә татар эстрадасы һәм альтернатив музыка җырчылары да очрашак. "Моңа кадәр безнең чараларда мондый хәлнең булганы юк иде әле", диде Яруллин. Аның сүзләренчә, кайбер артистлар үзләре теләк белдергән.

"Мин татарча сөйләшәм" Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлана.

"Конституция маддәләре, әлеге документның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирәчәкбез. Яшьләр Конституция турында белми диярлек", ди Яруллин.

Форум рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов та федерализм, дәүләтчелек принципларын гел искә төшереп тору кирәк, дип саный. Аның фикеренчә, киеренкелек булдырмас өчен позитив чаралар кирәк. Чарада шулай ук ике дәүләт теленең мөһимлеге турында да сүз булачак. "Бу чараның асыл мәгънәсе дә шул", ди ул.

Оештыручылар сүзләренә караганда, "Мин татарча сөйләшәм" чарасы хакимиятләр белән килештерелгән һәм дәүләт оешмалары мондый бәйрәмнәр уздырганда гел ярдәм итеп килә.

Чара вакытында Татарстан байрагы төсләрендә тасмалар һәм гимн сүзләрен таратырга җыеналар. "Күмәкләшеп Татарстан гимнын җырлаячакбыз. Гимнны да пропагандалау кирәк", ди Айрат Фәйзрахманов.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасы 6 ноябрь көндезге өчтә Казанның Бауман урамында үткәреләчәк. Гадәттә чара 26 апрель, Габдулла Тукай туган көнендә узса, бу юлы ул чираттан тыш Татарстан Конституциясе көнендә үткәреләчәк.

6 ноябрь көнне шулай ук Татарстан иҗтимагый үзәгенең дә концерт-митинг үткәрүе дә билгеле. Ул чара көндезге сәгать бердә башлана.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.