Разил Вәлиев: "Балалар бакчаларында татар телен калдыру-калдырмауны министрлык әле хәл итмәгән"

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүне калдыру-калдырмау мәсьәләсе турында уйлашалар. Депутат Разил Вәлиев сүзләренчә, татар теле һичшиксез калырга тиеш.

Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев республика балалар бакчаларында татар телен өйрәтү калырга тиеш дип исәпләвен белдерде.

"Әле кичә генә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге белән бу хакта сүз алып бардык. Алар нинди формада буласын хәл итеп бетермәгәннәр. Уйлашалар, фикерләшәләр, чөнки соңгы вакытта тел мәсьәләсендә барган хәрәкәт, проблемнар әле ул Русия дәрәҗәсендә дә канунилаштырып бетерелмәгән. Русиянең "Мәгариф турында" канунында бар, әмма Федераль мәгариф стандартларында (ФГОС) ачык язылмаган. Шуңа Мәскәү, Русия мәгариф министрлыгы, Татарстан мәгариф министрлыгы белән эшлисе эшләребез күп. Бу мәсьәләне өйрәнү һәм тәртипкә салу бара", диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов үзенең күрсәтмәсе белән балалар бакчаларында татар телен мәҗбүри өйрәнү дәресләрен туктатырга боеруы турында 30 декабрь "Вечерняя Казань" язып чыккан иде.

Татарстандагы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр үзләренә эшсез калу куркынычы янавын белдерде.